Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Күбәләк кебек!

Хәзер менә нәкъ кунакка йөрер вакыт.

Сез кунакка йөрергә яратасызмы ул? Ә Камиләгә ошый кунакка бару. Кукмара районында яшәүче әбиләренә кайтырга да, әбисе үстергән матур чәчкәләр арасында фотога төшәргә дә ярата Камилә. Чәчкәләр арасында ул үзе дә чәчәк кебек, юк, күбәләк кебек тоела! Сеңелесе Газизә белән икесе җырлыйлар да, бииләр дә, шигырь дә сөйлиләр – әби-бабаларына кич буе концерт куялар алар. Кунакта, билгеле, күңелле! Ләкин үзләре яшәгән Балтач районы Курмала авылына да сагынып кайта Камилә. Яшеллеккә төренгән авылны гына түгел, балалар бакчасын да, дусларын да юксынган була!

Туган җирләр иң матуры шулай да!

Рәсемдә: Балтач районы Кариле балалар бакчасына йөрүче Камилә Җәләева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев