Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Илназ Мөхәммәтҗанов: «Татар егетләре өчен горурлык кичердем»

25нче мартта Чаллы шәһәренең «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете –2021» регионкүләм проектының йомгаклау туры узды. Татарстанның төрле төбәкләреннән финалга узган 10 егет арасында абсолют җиңүче титулына Сарман егете Илназ Мөхәммәтҗанов ия булды.

Илназ, бәйгедә беренче тапкыр гына катнашасыңмы?

– Моңа кадәр үзебезнең Иске Минзәләбаш мәдәният йортында ике ел катнаштым.

– Нәрсә белән җәлеп итте сине бу проект?

– Бу бәйге – егетләр өчен бик кызыклы проект. Егетләрнең үз көчләрен төрле яклап сынарга мөмкинлеге булуы белән ошады ул миңа.

– Син «Иң оста җырлаучы егет» номинациясендә дә җиңүче бит әле. Нинди җыр җырладың?

– Илһам Шакиров репертуарыннан «Очып кайтам» дигән җырны башкардым. Мин үз-үземне белгәннән бирле җырлыйм. Кечкенәдән сәхнәдә. Миңа моңлы, мәгънәле җырлар ошый.

– Бу бәйгедә аеруча истә калган мизгелләр белән бүлеш әле.

– Иң истә калган, матур мизгел ул –  төрле яктан җыелган татар егетләре өчен горурлык кичергән мизгелдер. Алар бар да көчле һәм талантлы иде. Бу бәйгегә чын татар егетләре җыелган иде. Бәйге барышында аралашып, яхшы мөнәсәбәттә булдык.

         – Сез Сарманнан икәү катнашкансыз икән. Вилдан белән сез көндәшләр идегезме, әллә дуслармы?

– Вилдан белән икебез ике авылдан. Без бер-беребезне көндәшләр дип кабул итмәдек, дусларча мөгаләмәдә булдык.

–Татар егете Илназ гадәти тормышта нинди ул? Ниләр белән кызыксына?

– Бүген мин Җәлил гимназиясендә 10нчы сыйныфта укыйм. Авыл җирендә яшәгәнлектән, әти-әниемә йорт җирләрендә булышам, спорт белән шөгыльләнәм, ярышларда катнашам. Минем өчен сәламәт яшәү рәвеше беренче урында тора. Музыка белән кызыксынам, җырлыйм, төрле уен коралларында уйныйм.

Җиңел атлетика белән музыканы бердәй якын иткән Илназ өстәвенә бик тыйнак та әле. Саный китсәң, казанышлары күп аның: «Казан сөлгесе» халыкара фестиваль-конкурсының 1нче дәрәҗә дипломы, «Чатыр тауда җыен» халыкара фестиваль-конкурсының катнашучы дипломнарына ия ул. «Моңлы курай» VIII төбәкара курайчылар бәйгесенең 3нче дәрәҗәдәге лауреаты, «Халкым чишмәсе» төбәкара татар яшьләре милли иҗат фестиваль-конкурсының 2нче дәрәҗә лауреаты, Ф.Туишев исемендәге Республикакүләм гармонистлар бәйге-смотры катнашучысы...

Девизы да бик күркәм: «Бәхет өчен көрәшергә һәм кешеләргә яхшылык бүләк итәргә!» .

Имиджлы проект!

Бәйге «Шатлык» яшьләр үзәге белән унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Бәйгедә катнашырга кырыклап гариза кергән. Татарстанның төрле төбәкләреннән финалга узган 10 егет интеллектуаль ярышта, иҗади чыгыш осталыгында, кул көрәше – армрестлингта көч сынашалар.

«Татар егете – 2021» регионкүләм яшьләр проектының җитәкчесе, «Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Гөлнара Минһаҗева: «Бу – имиджлы проектларыбызның берсе», – ди.

Калган еллардан аермалы буларак, бу елны сайлап алу ераклатылган форматта үткәрелгән: катнашучылар социаль челтәрләрдә пост язганнар, иҗади чыгышларын видеога төшергәннәр, шөгыльләре турында Тик-токта видеолар куйганнар.

Жюри җиңүчеләрне барлый

Финал бик җылы даирәдә, җанатарлар белән дә интерактив уздырылып, Чаллы артистларының концерт чыгышлары белән үрелеп бара. Иң авыры, әлбәттә, казыйларга була. Берсеннән-берсе оста, булдыклы егетләр арасыннан җиңүчеләрне билгеләргә кирәк бит.

Номинация җиңүчеләре:

«Иң оста шигырь сөйләүче егет» – Вилдан Юнысов;

«Иң көчле егет» – Габдулла Хәйбуллин;

«Уңган егет» – Руслан Асадуллаев;

«Милли җанлы егет» – Нияз Хәйретдинов;

«Зирәк егет» – Дамир Гатиятов;

«Иң оста җырлаучы егет» – Илназ Мөхәммәтҗанов;

«Шаян егет» – Таһир Әшрәпов;

«Сөйкемле егет» – Айназ Минаев;

«Тапкыр егет» – Дәниф Муллахмәтов;

«Иң талантлы егет» – Данил Сайфуллин.

Көч – яхшы кәефтә!

Катнашучылар спортның нинди генә төрләрен үз итми икән. Араларында тхэквондо һәм пауэрлифтинг, ат спорты белән шөгыльләнүчеләр бар! Егетләрнең күбесендә девиз – «Алга барырга һәм беркайчан да бирешмәскә!»

Арасында иң кыскасы: «Ерабыз!», иң позитивы: «Көч – яхшы кәефтә!»

Иң фәлсәфие: «Башы булгач –ахыры бар ».

Без дә әлеге бәйгенең ахыры һәр егеткә уңай кәеф, яңа максатлар, яңа дуслар өстәгәндер дигән ышанычта калабыз. Һәм, әлбәттә, җиңүләре белән котлыйбыз!

Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев