Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ике катлы йорт биеклегенә сикергән!

«Көмеш кыңгырау»ның яңа 6нчы саны дөнья күрде.

Без сезне бу юлы үзенчәлекле егет белән таныштырырга булдык. Күз алдына китерегез, бер сикерүдә, ике катлы йорт биеклегенә сикерсәң ничек булыр иде икән? Ә тизлегең ураганныкы кебек булса, ди.

Кызык бит әйеме? Булмас дисеңме?! Ранэль Шафиков шундый. Ул күп төрле ярыш буенча дөньякүләм югары казанышка ирешкән үсмер, үзебезнең Татарстанныкы. Казандагы 89нчы мәктәпнең 11нче сыйныфында белем ала. Күп төрле ярыш буенча Россия яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы һәм күп тапкырлар Россия беренчелекләре җиңүчесе.

Февраль башында Чиләбе шәһәрендә 20 яшькә кадәр юниорлар арасында узган ярышлар җиңүчесе дә булды ул. Шәп бит!

– Сәлам, Ранэль, җиңүең белән котлыйбыз! Ярышлар ничек узды? 

– Исәнмесез, рәхмәт. Быел мин 60 метрны 6 минут 86 секундта йөгереп уздым. Алтын медаль минеке! Беренче булум белән мин шат, әлбәттә, ә менә секундларга бераз ачу килә. Тизрәк йөгерәсе килгән иде. Колга белән сикерү буенча 2нче булдым. Разминка вакытында тренерым Дмитрий Григорьевич «Барысы да супер, бу 5 метр», – дигән иде. Ул ялгышкан. Һәм мин моңа бик шат. Чынлыкта 5,15 метр булган. Үземнең шәхси рекордымны куйдым. Яңа биеклек, яңа кичерешләр...

– Афәрин. Ранэль, ә нигә нәкъ менә күп төрле көрәш кызыксындырды сине?

– Мин 5нче сыйныфтан җиңел атлетика билән шөгыльләнәм. Биеклеккә сикерү дә, спринт та ошый. Бу спортта барысы бергә булуы кызыктырды. Тренерым – Дмитрий Захарчук. Мин аңа бик рәхмәтле.

– Тренировкаларга күп вакыт сарыф итәсеңме?

– Атнаның 5 көнендә тренеровкаларга барам. 2-3 сәгать шөгыльләнәм. Иртән мәктәпкә, аннан тренировкалар, кайткач өй эшләрен әзерлим.

– БДИ ларга әзерләнергә вакыт каламы соң?

– Кала. Репетитор белән шөгыльләнергә дә җитешәм. Мин биологияне сайладым.

– Әйт әле, киләчәктә син үзеңне кем итеп күрәсең?

– Танылган спортчы итеп.

– Спортчыларның ярышлар алдыннан гына эшли торган ритуаллары буламы?

– Була. Мин мәсәлән үзем белән уенчык сигезаякны алам.

– Ә спортчыларның туклануы ничек булырга тиеш?

– Мин аерым диеталар тотмыйм. Ләкин баллы ризыклар, фастфудлар ашамаска тырышам. Менә шул.

– Бик кызыклы әңгәмә булды бу, рәхмәт сиңа Ранэль, уңышлар!


Ранэльның узган елгы уңышларын да язып китик әле.  Ул күренекле казанышлары өчен «Ел спортчысы» номинациясендә Казан Мэрының исемле стипендиясенә лаек булган иде.  2021 елда Кемерово шәһәрендә узган ярышларда 18 яшькә кадәр спортчылар арасында барлык дисциплиналар буенча беренче урыннарны яулады: 60 метрга йөгерү (6,79 сек), озынлыкка сикерү (7,10 м), ядрә ыргыту (14,53 м), биеклеккә сикерү (1,91 м), каршылыклар белән йөгерү (7,75 сек), колга белән сикерү – (5 м), 1000 метрга йөгерү (2.59.01).

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев