Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Идеяләр күп, вакыт җитми...

«Көмеш кыңгырау»ның дүртенче саны чыкты! Беренче биттә - Казан кызы Сәлимә Әскәрова белән әңгәмә.

Ин­тер­нет­та, ки­бет киш­тә­лә­рен­дә кү­ңе­ле­гез­гә хуш кил­гән әй­бер тап­мый­ча йөр­гә­не­гез бар­мы сез­нең? Ан­дый оч­рак­та ниш­ли­сең, әл­бәт­тә, фан­та­зи­я­ңә та­я­нып, үзең май­та­рыр­га то­ты­на­сың. Үз кул­ла­рың бе­лән яса­ган әй­бер­нең ка­де­ре дә бу­ла... Сез­не дә ма­тур­лык ту­ды­ру­чы Ка­зан кы­зы Сә­ли­мә Әс­кә­ро­ва бе­лән та­ныш­ты­ра­быз. Сә­ли­мә иҗат бе­лән шө­гыль­лә­нә, рә­сем ясар­га яра­та. Рә­сем­нә­рен отк­рыт­ка итеп ясап ка­рар­га бу­ла һәм үз отк­рыт­ка­ла­рын про­ект бу­ла­рак тәкъ­дим итә. Шул ва­кыт Чу­кот­ка брен­дын­нан мең отк­рыт­ка­га сер­ти­фи­кат ота. «И­де­я­ләр күп, ва­кыт җит­ми», ди ул.

- Сә­ли­мә, әң­гә­мә­без­не уңыш­лар­дан баш­лыйк – бе­лү­е­без­чә, сез, Сын­лы сән­гать учи­ли­ще­сын­да уку­чы өч кыз, күп­тән тү­гел Ро­берт Миң­нул­лин исе­мен­дә­ге Ба­ла­лар һәм үс­мер­ләр өчен әдә­би бәй­ге­дә 1 урын ал­ды­гыз, ко­микс но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ды­гыз. Сез әзер­лә­гән ко­микс нәр­сә ту­рын­да иде?

- Се­ри­ал бу­ла­рак уй­ла­ныл­ган сю­жет­ның пи­лот вер­си­я­се. Гра­фик но­вел­ла, фан­тас­тик жа­нр­да бул­ды ул. Әсәр­нең ге­рой­ла­ры па­рал­лель дөнь­я­га ки­леп элә­гә­ләр. Алар үз­лә­ре ге­нә ко­ты­лып кал­мый, ә би­ре­дә­ге проб­ле­ма­лар­ны чи­шәр­гә дә бу­лы­ша­лар. Һәм фольк­лор пер­со­наж­лар бе­лән та­ны­ша­лар. 

- Ә те­ма­сы, иде­я­се­нә кил­сәк...

- Ба­ры­быз­га да та­ныш бул­ган Су ана­сы, Шү­рә­ле һәм та­тар ми­фо­ло­ги­я­се бе­лән та­ныш­ты­ру.

- Бу бәй­ге­дә кат­на­шыр­га сез­не нәр­сә этәр­де?

- Ко­микс ясап ка­рау те­лә­ге бар иде ин­де мин­дә. Та­тар­ча фэн­те­зи жан­рын үс­те­рә­се ки­лә. Үзе­без­не сы­нап ка­рар­га бул­дык һәм әле­ге бәй­ге­дә кат­на­ша­сы ит­тек. Ан­на­ры, Ро­берт Миң­нул­лин исе­ме зур этәр­геч бу­лып тор­ды ди­яр идем. Шу­лай ук, җи­ңү­че­ләр­не бик шәп бү­ләк кө­тә иде, бәл­ки, күб­рәк аны­сы да кы­зык­сын­дыр­ган­дыр (кө­лә).

- Ро­берт Миң­нул­лин­ны үзең­нең күр­гә­нең бар иде­ме соң?

- Әйе, кеч­ке­нә ва­кыт­та аның бе­лән фо­то­су­рәт­кә дә төш­кә­нем бар.

- Баш­ка кы­зык­лы һө­нә­рең ту­рын­да сөй­ләш­сәк, син бик ос­та итеп ал­ка­лар ясый­сың...

- Ал­ка­лар ясау –  ма­тур ал­ка­лар та­га­сым ки­лү­дән баш­лан­ды. Мин аларны җәй кө­не ясый баш­ла­дым. Ин­тер­нет­та, төр­ле ки­бет­ләр­дә эз­ләп-эз­ләп тә кү­ңе­ле­мә хуш кил­гә­нен та­ба ал­ма­гач, үзем ясап ка­рар­га бул­дым. То­ра-ба­ра, фан­та­зи­ям­не эш­кә җи­геп, хы­я­лым­да йөрт­кән ал­ка­лар­ны ту­ды­ра баш­ла­дым.

- Бер пар ал­ка ясар өчен күп­ме ва­кыт ки­тә?

- Якын­ча бер-ике сә­гать ти­рә­се.

- Син алар­ны үзең өчен ге­нә ясый­сың­мы, әл­лә ин­де бү­ләк­кә дә­ме?

- Баш­та­рак үзем өчен ге­нә иде, ан­на­ры бү­ләк­кә, за­каз­га да ясый баш­ла­дым.

- Сә­ли­мә, син яса­ган ал­ка­лар­ның бер­сен­дә без «Кө­меш кың­гы­рау» сим­во­лын да күр­гән идек...

- Әйе, алар сез­нең өчен ясал­ган. Мин алар­ны әле дә сак­лыйм.

- Рәх­мәт! Ки­лә­чәк­тә кем бу­лыр­га хы­ял­ла­на­сың соң? Әни­ең эз­лә­рен дә­вам итеп, бәл­ки, жур­на­лист бу­лу те­лә­ге бар­дыр үзең­дә?

- Мин­дә жур­на­лист бу­лу те­лә­ге го­му­мән юк. Ба­ла­чак­тан ук әни­ем­нең эшен кү­зә­теп йө­рим. Ул өл­кә­не ти­еш­ле дә­рә­җә­дә бе­ләм дип уй­лыйм... Һө­нәр сай­ла­ган­да ирек­ле бу­лу ки­рәк, шу­ңа кү­рә йө­рә­гем куш­кан һө­нәр­не сай­лар­мын дип уй­лыйм.

Сә­ли­мә ту­рын­да

Н.И.Фе­шин исе­мен­дә­ге Ка­зан сын­лы сән­гать учи­ли­ще­сы сту­ден­ты. Те­атр-де­ко­ра­ция бү­ле­ген­дә бе­лем ала.

ЮНЕС­КО объ­ект­ла­ры бул­ган шә­һәр­дә яшәү­че ба­ла­лар ара­сын­да үт­кә­рел­гән рә­сем кон­кур­сы җи­ңү­че­се.

Ки­лә­чәк­тә Сә­ли­мә Ка­зан ту­рын­да отк­рыт­ка­лар ясар­га хы­ял­ла­на.

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.


Безнең инстаграмга кушылыгыз! Анда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Сәлимә!