Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Гитара кызларга да килешә!

«Көмеш кыңгырау»ның икенче саны чыкты! Беренче биттә - Актаныш кызы Әдилә Ибәтуллина белән әңгәмә.

Әдилә – безнең актив хәбәрчебез ул. Иҗат итә, гитарада уйный, волейбол-баскетбол белән шөгыльләнә, бию түгәрәгенә йөри... Үзе чып-чын авыл кызы – Актаныш районы Пучы мәктәбендә укый.

– Ничек соң авылда? – дип кызыксынабыз без. – Авылны яратасыңмы, әллә күбрәк шәһәр кызыктырамы сине?

– Кызыктырса, барып торабыз бит. Каникул вакытларын, ялларымны гел шәһәрдә үткәрәм мин. Сәүдә үзәкләрендә, паркларда, тарихи урыннарда йөрергә яратам.

Гитарада үзлегеңнән уйнарга өйрәндеңме?

– Әйе. Әтием гитарада яшүсмер вакытыннан ук уйный. Миндә дә уйнарга өйрәнү теләге бар иде, ләкин тотынырга курка идем. Узган ел үземне кулга алып уйнарга өйрәндем. Иң зур хыялымны тормышка ашырдым.

– Язмаларың «Көмеш кыңгырау»да даими чыгып килә. Иҗат итү кызыкмы үзеңә?

Миңа иҗат та, сәнгать тә, спорт та кызык.

– Мәктәбегездә нинди түгәрәкләр эшли?

– Волейбол, баскетбол, бию түгәрәге...

– Син барысына да йөрисеңме?

– Биюгә һәм волейбол түгәрәгенә йөрим. Һәм тагын бер яраткан шөгылем – гитара.

– Яшьтәшләреңә ниләр теләр идең? Әйдә, синнән өч теләк!

– Якын кешеләрең белән бергә бул, хыялларыңны чынга ашыр һәм һәрвакыт хәрәкәттә бул, – дияр идем.

– 2022 елдан Әдилә үзе ниләр көтә икән?

– Имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырасым килә...

– Уңышлар телибез сиңа, Әдилә!

Гөлинә Гусамова.

 

Блиц-сораштыру:

– Узган елның иң күңелле вакыйгасы?

Гитарада уйнарга өйрәнү.

– Синең өчен иң кадерле бүләк?

– Янәшәдә дусларым булу.

– Үзеңне өч сүз белән бәялә әле...

– Мин тырыш, оптимист һәм үзсүзле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев