Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Дус булыйк!

Атна саен диярлек безнең редакциягә бер малай килә. Салкын, дип тормый, яңгыр, дип тормый, дәресләрдән соң ашыга-кабалана, тирләп-пешеп килеп керә.

Дусларыбыз күп безнең. Чаллының 33нче мәктәбе укучысы Фаяз Латыйпов – шуларның берсе. Газетаның һәр санын безгә – редакциягә үк килеп ала ул. Салкын, дип тормый, яңгыр, дип тормый, дәресләрдән соң ашыга-кабалана, тирләп-пешеп килеп керә. Йөзе көләч, карап кына тормалы! Җилкәсендә – мәктәп рюкзагы, үзенең эше тыгыз – инглиз теле түгәрәгенә барышы.

– «Көмеш кыңгырау»дан нинди язмаларны яратып укыйсың соң? – дип сөйләштерәбез без аны, редакциядән тиз генә чыгарып җибәрәсе килмичә.

– Әкиятләрне, – ди Фаяз. – Аннары, техника турында да укырга яратам мин.

Шулай булмыйча – егет кеше бит ул! Латыйповлар гаиләсендә өч егет үсә икән әле – Фаязның Нияз һәм Адел исемле энекәшләре дә бар. Өчесе дә башта сүтәргә, аннан кире җыярга яратучылар.

Ә сиңа уңышлар телибез без, Фаяз! «Көмеш кыңгырау» белән һәрчак дус булып кал, яме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев