Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Дөньяда – Сабан туе!

Дөньяда Сабан туйлары гөрли! Кайларда гына узмый бу без яраткан бәйрәм!

Балалар бакчаларында, ял лагерьларында, авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә, Татарстанда, Россиядә һәм... җир шарының тагын әле бик күп, бик күп урыннарында!
Табигатьнең яңа уянган
кояшлы, якты чагына туры килгәнгәме, Сабантуйда күңелләр дә, һичшиксез, шат була бит ул. Мәйдан уртасында, яшел болында йөгереп-уйнап, җырлап-биеп йөрүләре шулкадәр рәхәт була!
Чаллы кызы, дүрт яшьлек Айзель Мөхәмәтдинованың да матур булып исендә калыр быел Сабантуй. Дәү әнисе белән Актаныш районы Сабан туйларында йөргән ул. Кеп-кечкенә булса да, сәхнәгә менеп «Уфтанма»ны җырлаган (Айзель 39нчы балалар бакчасында, «Домисолька» җыр түгәрәгенә йөри), авызына йомырка салынган кашык кабып та йөгергән. Һәм шулай итеп бер кочак бүләк җыеп кайткан.
Сез дә бүләксез калмагыз, малайлар, кызлар! Июнь аенда Сабантуйлар күп булачак әле. Катнашабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев