Реклама
Олимпиада, конкурслар аннан башка узмый бездә. Үзе бии, җырлый, иҗат итә. Кем ул, дип сорарсыз. Лицейдашым, Чаллы шәһәренең 84нче санлы Гали Акыш исемендәге лицей укучысы Данил Сәйфуллин ул!
– Мин кечкенәдән иҗат юлында, дип сөйләп китте Данил. – 7 яшьтән 12 яшькә кадәр «Энергетик» халык бию түгәрәгенә йөрдем. Без чит илләрдә дә чыгыш ясадык. Ә җыр-моңга тартыла башлавым 5 яшьләрдән үк булгандыр. Балалар бакчасында мине тәрбияче апабыз гел мактый иде. Бәлки аның сүзләре дә тәэсир иткәндер.
Җыр түгәрәгендә 5 ел шөгыльләндем. Җыр бәйгеләреннән җиңүләр яулап кайттым. Хәзер сабантуйлардан, бәйрәмнәрдән – берсеннән дә читтә калган юк инде! Һәм миңа мондый актив тормыш бик ошый!
– Үзең иҗат иткән шигырьләрең, җырларың да бар бит инде?
– Әйе. Җырларымның сүзләрен дә, көен дә үзем язам. Тик бу эш белән әле күптән түгел генә кызыксынып киттем. Иҗат җимешләрем күп түгел. Ләкин алга таба бу юнәлештә дә эшләргә исәп!
– Сине нәрсә рухландыра, Данил?
– Җыр, әлбәттә! Башка җырчыларны тыңлап, аларга карап, үземә көч алам. Әлбәттә, дусларым, туганнарым да рухландырып, таяныч булып торалар.
– Киләчәгеңне җыр белән бәйләр идеңме?
– Әлбәттә! Дөресен әйткәндә, бу минем максатым!
– Күбрәк татар җырларын тыңлыйсыңмы, рус җырларынмы? Әллә чит ил төркемнәре ошыймы? Кайсы җырчы белән кавер яздырыр идең? Һәм ни өчен нәкъ менә аның белән?
– Ышанмассың да, бәлки, ләкин күбесенчә татарча җырлар тыңлыйм. Киләчәктә үземне татар эстрадасында күрәм. Җырчыларның төрлесен тыңлыйм инде. Салават Зәкиевичтан башлап Элвин Грейга кадәр. Ә каверны Илназ Сафиуллин белән яздырыр идем. Аның иҗаты миңа якынрак чөнки. Җырларында бик тирән мәгънә бар аның!
Әңгәмәдәш: @АлДөнья – Альмира Нәсифуллина, Чаллы шәһәре, 84нче лицей.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз