Каләмнең алтынына ия булган Булат белән танышмы әле син? Юк икән, әйдә, безнең әңгәмәне укы!
Быел ул 26нчы мәртәбә үткәрелгән «Алтын каләм» яшь журналистлар фестивалендә Гран-прига лаек булды. Әңгәмә барышында аның театрларда уйнавы һәм чаңгы ярышларында катнашуы да ачыкланды. Күп сөйләмим, Булатның фестивальдән алган хис-кичерешләре һәм киләчәккә максаты турында әңгәмәдән белерсең.
– «Алтын каләм»дә Гран-при яулар өчен нинди сыйфатлар ярдәм итте сиңа, Булат?
– Беренче чиратта татар телен камил белүемдер. Аннары югалып калмау, аралаша белү кебек сыйфатлар да ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
– Фестиваль синдә нинди тәэсирләр калдырды? Аннан үзең өчен нинди яңалык алдың?
– Дөресен генә әйткәндә, мин бүген дә әле фестиваль дулкынында яшим. Үзем өчен бик күп яңалык алдым. Иң мөһиме – «Алтын каләм» фестивале минем өчен яңа, зуррак мөмкинлекләр ачты.
– Кайчаннан алып тормышың журналистика белән бәйләнде синең?
– Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Әнием журналист булу сәбәпле, аның белән төрле чараларга барырга туры килә иде. Кайвакытларда әни үзе чара турында мәгълүмат туплый, ә миңа фотога төшерергә куша иде. Шул рәвешле, мин журналист эшенең ни икәнен белеп үстем.
– Без белгән кызыксынуларыңнан син әле театр һәм чаңгыда йөрү белән дә шөгыльләнәсең бит?
– Кечкенәдән театр казанында кайныйм. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры миңа кызыклы шәхес булып үсәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм!
Ә чаңгыда йөрүгә килгәндә – мин беренче тапкыр 6 яшемдә чаңгыга бастым. Һәм шул вакытта ук ярышта катнашып, иң беренче бүләгемне алдым. Дөресен әйткәндә, без гаиләбез белән чаңгычылар.
– Булат, син киләчәгеңне журналистика белән бәйләргә теләр идеңме?
– Ике зур хыялым бар – белем алу һәм журналист булып эшләү.
Әңгәмәдәш: Гөлназ ӘХМӘДИЕВА
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев