Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Безнең укучылыр — иң актив балалар!

Һәрберегез йолдыз бит. һәрберегез — җиңүче!

Һәрберегез йолдыз бит. һәрберегез — җиңүче!

Сезнең мәктәптә дә бар алар. Бәлки син үзең дә шулар рәтендәдер әле? Кемнәр алар дисеңме? «Йолдызлар». 9нчы апрель көнне Чаллыдагы мәктәп йолдызларын барладык. 52нче мәктәпкә төрле юнәлешләрдә актив булган укучылар җыелды. «Көмеш кыңгырау» һәм «Мәйдан» журналы Чаллы мәгариф идарәсе белән берлектә быел беренче тапкыр «Безнең мәктәп йолдызы» дигән бәйге оештырды. Катнашучылар өч номинациядә бәяләнде: «Мәдәни юнәлеш», «Спорт юнәлеше», «Иҗтимагый юнәлеш».

Иҗтимагый юнәлештә волонтерлык белән шөгыльләнүчеләр, КВНчылар, күп итеп китап укучылар, кыскасы, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар көч сынашты. 
Бәйрәмебезне 29нчы гимназия укучысы Эмилия Гатауллина башлап җибәрде. Без аны яшь болгер буларак та беләбез. Ул төрле популяр җырлар башкарып блогына куеп бара. Эмилиябез «Мәдәният юнәлеше»ндә 1нче урынга лаек булды. 

Тагын бер җиңүчебез — Таңсылу Ганиева. Ул сәхнәдән Фәнис Яруллинның «Хатлар яза алмыйм» шигырен сөйләгәндә, зал тын да алмый тыңлады. Бигрәк тәэсирле булды чыгышы. Афәрин. Сүз уңаеннан Таңсылу узган ел «Көмеш кыңгырау»ның Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булган иде. Ә бу бәйгедә ул «Иҗтимагый юнәлеш» буенча 1нче урын алды. Таңсылу махсус хәрби операциядәге солдатларга бик күп хатлар яза, һәм шәмнәр ясар өчен 3240 консерва банкасын җыеп тапшырган. 

"Спорт юнәлеше"ндә 54нче гимназия укучылары бик актив катнашты. Алар йөргән түгәрәкләреннән кызыклы видеолар төшереп җибәргәннәр. Бу юнәлештә беренче урыннар шушы гимназиядән Рәинә Гыйззатуллина һәм Әмир Хатыйповка бирелде. Шулай спортның якын дусты булып калыгыз, укучылар! Рәинә Гыйззәтуллина быелгы ачышыбыз булды. Кайда гына барса да безгә хәбәрләр юллый. Шигырьләре дә газета битендә дөнья күрде. Конкурста без аны мәдәният юнәлешендә катнашадыр дип уйладык. Видеосын ачып карасак, аның гимнаст булуын белдек. Менә шулай гаҗәпләндереп, сөендереп кенә торасыз бит сез. 

Конкурста махсус номинация дә бар иде. "Көмеш кыңгырау"га иң күп язган мәктәп" дип атадык без аны. Чаллы мәктәпләреннән иң күп язган авторларыбызга дипомнар, бүләкләр һәм мәктәп директорларына рәхмәт хатлары тапшырдык. Шулар арасында бәйрәмебез алып баручысы — Руслан Логинов та бар иде. Русланны сез шаян шигырьләр авторы буларак беләсездер. Комикслар ясау да ошап китте әле аңа. Беренчесе газетабызда дөнья күрде. Сюжеты бик кызыклы. 

Шулай ук 2нче гимназиядән Айзат Гайнетдинов, 41нче мәктәптән Әминә Мөхтәсимова, 14нче гимназиядән Әдилә Хәмәтвәлиева, 84нче лицейдан Зөфәр Мөхәммәтдинов, 29нчы гимназиядән Адилә Искәндәрова, 42нче мәктәптән Самат Нуруллин, 58нче мәктәптән Илназ Мусин, 59 Адымнар-Чаллы гимназиясеннән Ильяс Сираев һәм 54нче гимназиядән Рәинә Гыйззәтуллина иң актив авторларыбыз булып танылдылар. Рәхмәт балалар, гел шулай газета аша аралашып торыйк.

Балаларны бүләкләр белән сөендерергә ярдәм иткән спонсорларыбызга зур рәхмәт. Алар — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, «Татлы» кафесы, чаллыдагы «Зиг-заг» лазертаг аренасы. 

Бәйрәмебезне үткәрү урыны да очраклы гына сайланмады. 52нче мәктәп Чаллы мәктәпләре арасында «Көмеш кыңгырауга» язылу буенча узган яртыеллыкта рекорд куйды. 

Кыскасы, бәйге шәп узды. Дәвамлы булсын. Безнең өчен газетабызга язган һәр бала йолдыз. Без сезнең һәрберегезне кадерләп күзәтеп барыбыз. Иҗат итегез, һәр эшегездән тәм табып үсегез, алга таба да бергә булыйк, яме. 

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев