Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Без – чит түгел, ят та түгел! (20нче сан)

Без сезгә үзебезнең бәхетле, тату гаиләбез турында сөйләргә телибез. Чөнки безнең гаилә бик тә үзенчәлекле бит.

Әти-әниебез – Венера һәм Алмас Сабитовлар, үзләренең өч балалары үсеп таралышканнан соң, безне тәрбиягә алганнар. Икебезне генә түгел, тагын ун баланы! 

Дөресен әйткәндә, без аларны тылсым ияләре дип саныйбыз. Шулай булмаса, ун тарафтан булган ятимнәрне бердәй яратырлар идемени? Безне мәрхәмәтле, игелекле булырга, олыларга хөрмәт белән карарга, табигатьне яратырга, язмышка үпкәләмичә, кызык мавыгулар табып яшәргә өйрәтә алырлар идемени?

Табигать дигәннән – безнең ишек аллары да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бит! Нәкъ әти-әниләребезнең күңеле сыман ул.

Ниләр генә эшләмибез без! Походларга йөрибез, маҗаралы фильмнар төшерәбез, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйбыз, китаплар укыйбыз, шигырьләр язабыз... Әниебезгә багышлап язган шигырьне сезгә дә тәкъдим итәргә булдык! "Синдәй әнкәй җирдә юктыр" дип атадык без аны.

 

Без күп түгел, тик ун бөртек,

Ун тарафтан жыелган.

Җылы эзләп, назга сусап

Чит әнигә сыенган.

 

Юк чит түгел, ят та түгел.

Кадерле ул, үз икән.

Бер генә ул безнең әни –

Үксезләрне үз иткән.

 

Үз иткән дә, бар җылысын

Бар назын безгә биргән.

Безнең бәхетсез көннәрне

Тоташ бәхеткә төргән.

 

Бер генә ул безнең әни –

Шулай ярата белгән...

Үкси үкси елар чакта

Шаярган, уйный-көлгән.

 

Әни, әнкәй, әнием, дип,

Гел кадерләп дәшәрбез.

Сез булганда, әти, әни,

Без рәхәттә яшәрбез.

 

Рәхмәт, әнкәй, без – ун бертек,

Уныбыз ун тарафтан.

Синдәй әнкәй җирдә юктыр,

Безне шулай яраткан!

Сабитовлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев