Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Без бергә бәхетле!

Фотодагы Моталлаповлар гаиләсе Башкортостан республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә яши.

Ромашка басуы диярсең... Җәйге табигать искиткеч инде. Ямь-яшел чирәм, ап-ак ромашкалар, зәңгәр күк йөзе, кызыл булып кояш байый. Төсләрнең күплеге күзләрне иркәли.

Моталлаповлар гаиләсе дә бу матурлыкны күреп фотога төшәргә булганнар. Елмаюларга бай фото килеп чыккан. Бу фотодагы позитивлык сезгә дә очып кунсын әле. Балалар бигрәк шат. Ничек шат булмаска, әти-әни янәшә, җәй буе каникул, һәр көн иртән-иртүк торасы да юк.

Җәй үзе аерым бер вакыт кебек, бер кечкенә тормыш. Аны якыннарың белән үткәрсәң, ул тагы да кызыклырак, «җылырак» була. 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы — ромашка чәчәге. Әйтерсең лә, әлеге нәфис чәчәкнең саф хисләрне чагылдыручы таҗлары берләшеп, ныклы гаиләне барлыкка китерә. Ромашка — Россиядә иң танылган һәм киң таралган чәчәк. Бу бәйрәм җәй көне үтә, ә җәйне чәчәксез күз алдына да китереп булмый. Шулай ук ромашка борынгыдан ук мәхәббәт символы булып санала.

Фотодагы Моталлаповлар гаиләсе Башкортостан республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә яши. Иң олы уллары Данил. Аңа 12 яшь. Данил кечкенәдән футбол белән мавыга. Буш вакыты булу белән туп тибәргә ашыга. Китаплар укырга да ярата ул. Тагын бер яраткан хоббие — велосипедта элдертү.

Даниярга 10 яшь. Әй, ул үткәргән тәҗрибәләрне күрсәгез, исегез китәр. Берәр кызыклы тәҗрибә турында ишетсә, кабатламый калмый инде ул. Шулай ук легодан төрле әйберләр дә ясый.

Малайлар арасында принцесса кебек үсүче Даринага 8 яшь тулган. Ул — биюче. Төрле кызыклы видеолар да төшерергә ярата, рәсемнәр ясый.

Гаиләдәге иң бәләкәй Моталлаповка 2 генә яшь, аның исеме — Динар. Ул әнисе пешергән коймакларны ашарга ярата, машиналарга исе китә. 

Моталлаповлар бергәләп вакыт уздырырга яраталар. Җәй көне алар су буенда, табигатьнең матур урыннарында ял итәләр, балыкка йөриләр. Даниярның әтисе белән балык тотучылар фестивалендә дә катнашканы бар, тәҗрибәсе зур. 

Шушы көннәрдә Моталлаповлар Адлерга барырга җыеналар. Балалар диңгез белән очрашуны түземсезләнеп көтә.
Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев