Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Бер ботакта ничә алма! (36нчы сан)

Беренче биттә - 2нче гимназия укучысы Таңсылу Ганиева.

Алсу төстә, учка сыймаслык олы, сусыл, баллы булып өлгерделәр безнең бакчадагы алмалар. Агачының ботаклары нечкә генә, алма авырлыгыннан сыгылыплар төштеләр. Ботаклары җиргә кадәр сузылып төште, сыгылды, әмма, сынмады, түзде. Мин алмагачның хәленә кереп, һәркөнне берәр алманы өзеп ашап барырга тырыштым. Нинди сортлы алма икәнен дә беләсегез килә торгандыр әле? Америка селекциясе төре ул. Галимнәр аны 1935 елда Вагнер һәм Джонатан сортын кушып китереп чыгарганнар. «Айдаред» дип исем биргәннәр. Исемен дә килештереп куйганнар.  

Бер ботакта ничә алма үскәнен фотога карап саный да аласыз!

 

Эх, алмасы, алмасы...

Юкка гына Айдар Галимов та яратып җырламыйдыр торгандыр инде ул алма турында:

«...Эх, алмасы, алмасы ла,

Балдан татлы, ширбәтле... »

Шул балдан татлы, ширбәтле алмалардан нинди генә ашамлыклар пешермиләр. Алма бәлеше, пирогы, алма бөккәне, кайнатмасы, алма кагы, компоты... Алманы телемнәп кисеп киптереп куярга да була, суыткычка тыгарга да. Кыш көне менә дигән витамин. Алмадан миңа иң ошаган һәм мин яратып пешәрә торган ризык –  алма коймагы.

Әйдәгез, бергәләп арма коймагы пешереп карыйк әле. Сез дә пешереп карагыз! Йә булмаса, безгә кунакка килегез!

Таңсылудан алма коймагы рецепты

200 грамм он

1 стакан сөт

2 йомырка,

2 алма

0,5 чәй кашыгы белән сода

23 аш кашыгы белән шикәр комы

1 чеметем тоз

үсемлек мае (кыздырганда) кирәк.

 

Тирән эчле савытка йомыркаларны сытам, шикәр комы һәм тоз өстим дә барысын бергә болгатам. Катнашмага сөт салып, яхшылап туглыйм.

Онны, иләп, болгата-болгата, аз-азлап салам. Алмаларны кабыгыннан, төшләреннән чистартам, эре угыч аша чыгарам. Уылган алманы камырга салып туглыйм. Коймакларны табага үсемлек мае салып пешерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА САН