Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Азалия һәм Зәринә: «Без шигырь сөйләргә һәм футбол уйнарга яратабыз!»

Дуслар, гадәттә, бер-берсенә охшаган була. Азалия Хәйбуллина белән Зәринә Салихова та гел бертөсле! Икесе дә Тукай районы Калмаш мәктәбенең 6нчы сыйныфында укыйлар алар.

Икесе дә нәфис сүз осталары – узган ел Чаллыда узган «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнар. Икесе дә футбол уйнарга яраталар. Һәм икесе дә авылга гашыйк. Менә шулар һәм тагын бик күп кызыклы әйберләр турында сөйләштек без кызлар белән!

– Кызлар, «Созвездие-Йолдызлык» – бездә (Татарстанда) иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. Анда җиңү бик кыендыр инде. Бик күп истәлекләр калдырган ул сезнең күңелләрдә, име?

Азалия: Фестивальгә без китапханәче Фәйрүзә апа белән әзерләндек – шигырьләр ятладык. Аннары дустым Зәринә белән Чаллыда да репетицияләрдә катнаштык – шигырьләрне зур сәхнәдә тагын да матуррак, сәнгатьлерәк итеп сөйләргә өйрәндек.

Зәринә: Ә чыгыш ясар көн килеп җиткәч... Башта нык каушадык.

Азалия: Кулларыбызга хәтле калтырады дулкынланудан.

Зәринә: Шулай да әйбәт сөйләдек һәм беренче урын алдык.

Азалия: Сәхнәдәге чыгышыбыз үзебезгә дә ошады!

– Сәхнәдә еш чыгыш ясарга туры килә икән сезгә. Мәктәптә үткән бәйрәм-кичәләрне алып барасыз, район, региона бәйгеләрдә мәктәп данын яклыйсыз. Димәк сәхнә сезнең өчен...

Азалия: Хобби. Бу хобби безгә зур уңышлар да алып килә. Без төрле кешеләр белән аралашабыз, танышабыз, башкаларның ничек шигырь сөйләгәннәрен тыңлыйбыз. Үзебез дә бу эшне яратып башкарабыз инде.

– Кайчаннан кызыксынып киттегез соң әлеге шөгыль белән?

Азалия: – Балалар бакчасыннан. Анда безнең белән музыкаль тәрбия җитәкчесе Гөлсимә Идрисовна шөгыльләнде. Ул безгә шигырьләр, җырлар өйрәтә, без авыл клубы сәхнәсендә чыгышлар ясый идек. Гөлсимә апага зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Безнең уңышларда аның да өлеше зур.

– Сезнең иң истә калган, иң яратып сөйләгән шигырегез нинди?

Азалия: Без балалар бакчасына йөргәндә берничә бала бергәләшеп, Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен сөйләгән идек. Менә шул әле дә истә. Гөлсимә Идрисовна безгә киемнәр дә теккән иде шул чакта.

Ә менә хәзерге вакытта Муса Җәлилнең «Бүләк» шигыре истә калды инде.

Зәринә: Ә минем – «Дару» шигыре.

– Сезне Муса Җәлил иҗатының фанатлары дип атарга да була, алайса.

Азалия, Зәринә: Әйе, безнең «Җәлил укулары» бәйгесендә дә катнашканыбыз бар.

– Тагын нинди хоббиларыгыз бар?

Азалия, Зәринә: Икебез дә футбол уйнарга яратабыз! Шигырьләр, әкиятләр язарга, җырларга, биергә...

– Сезнең хоббилар күп булып чыкты бит әле. Ә булачак һөнәрегезне күз алдына китерәсезме соң, кызлар?

Азалия, Зәринә: Табиб буласыбыз килә.

Азалия: Мин – стоматолог.

Зәринә: Мин балалар табибы.

– Ничек уйлыйсыз: авылда яшәү күңеллерәкме, әллә шәһәрдәме?

Азалия:  Авылда. Авылда һава саф, чиста. Минем менә, мәсәлән, шәһәрдә, апамнарда кунганым бар – анда гел машиналар йөреп тора, тавыш... Монда тыныч!

Зәринә: Мин үзем күп кеше җыелган җирләрдән куркам да әле. Чаллыда урам тулы таныш булмаган  кеше һәм бик күп машина...

Азалия: Авылда без бөтен кешене беләбез. Монда тудык, үстек һәм монда яшибез инде.

– Сезнең Көмеш кыңгырауны укучы яшьтәшләрегезгә әйтер сүзләрегез бармы?

Азалия: Бар. Безнең сыман конкурсларда катнашучы балаларга әйтәсем килә. Сәхнәгә чыккач, башта гына каушата ул! 

Зәринә: Мин үзем каушасам, шигырьне оныта идем. Ә хәзер «Созвездие-Йолдызлык» кебек бәйгеләргә йөри башлагач, без курыкмый башладык.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, кызлар!

Әңгәмәдәш: Ләйлә Мирзаһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызлар молодцы!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы,кызлар!!! Унышлар сезгэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодцы, кызлар! Сэлэтле кешелэр авылдан чыкканнар! Сез дэ матур кызлар сэлэтле, булдыклы! Алга таба кыю атлагыгыз, унышлар сезгэ!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодцы, супер кызлар, сез булдырасыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Голосую за!!!