Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Азалия Фарваева: «Бәйгеләр курку хисен җиңәргә булыша!»

Азалия Фарваева – Чаллының 29нчы гимназиясе укучысы. Шәһәр укучылар советы депутаты, спикер, информатор, медиа юнәлеше активисты, диктор, «Заман» видеостудиясе корреспонденты... Һәм быел «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесендә җиңүгә ирешкән чын татар кызы!

– Димәк, син татар кызының нинди булырга тиешлеген яхшы беләсең? дип сорадык без Азалиядән.

– Минемчә, горур да, тыйнак та, һәм шул ук вакытта актив та булырга тиеш. Замана белән бергә атларга, һәрвакытта хәрәкәттә булырга... Татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары белән кызыксынырга... Туган илен, әти-әнисен яратырга, хөрмәт итәргә...

– Менә син дә бик актив тормыш алып барасың. Әйт әле, ничек өлгерәсең?

– Теләк булса, барысына да өлгереп була. Үзеңә ошаган эшне башкару рәхәт кенә бит ул!

– Ничек уйлыйсың, бәйгеләрдә катнашу укуга ничек йогынты ясый?

– Миңа калса, уңай. Үз-үзеңне сынап карыйсың, үзеңдә моңа кадәр булмаган сыйфатларны булдырасың. Бәйгедә катнашкан вакытта ихтыяр көче арта, курку хисен җиңәсең. Болар барысы да мәктәптә дә кирәк була бит.

– Әгәр дә сиңа бер көнгә укытучы булырга мөмкинлек туса, сыйныфташларыңны нәрсәгә өйрәтер идең?

– Командада эшләргә. Бердәм булмасаң, уңышка ирешеп булмый ул.

– Үзеңдәге өч сыйфатны ата әле.

– Актив, тырыш, ярдәмчел.

– Мәктәптә укыган вакытта начар билге алсаң, үзеңне ничек хис итәсең?

– Билге – иң мөһиме түгел, минемчә. Алдагы дәрестә тагын да яхшырак укырга дигән максат куеп, билгене төзәтеп була. Димәк, киләчәктә тагын да ныграк тырышырга дигән сүз генә бу.

– Укудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– 1нче сыйныфтан алып 7нче сыйныфка кадәр «Гөлкәй» бию ансамбленә йөрдем. Шунда мин җыйнаклыкка, сәхнәдә үземне дөрес тотарга өйрәндем.

Кул эшләре белән яратып шөгыльләнәм. Бисер һәм тасма кулланып, төрле сувенирлар ясыйм. Журналистика белән дә кызыксынам. «Заман» видеостудиясендә диктор, корреспондент булу, Инстаграм, Вконтакте битләрен алып бару миңа бик ошый.  

– Татарча китаплар укырга яратасыңмы?

– Әйе. Татар әдәбиятыннан да, рус әдәбиятыннан да олимпиадаларда катнашам.

– Ә дусларың арасында татар телен белүчеләр бармы?

– Бар. Мин татар гимназиясендә укыйм бит, без үзара күбрәк татарча аралашабыз.

– Ә гаиләгездә?

– Гаиләдә – бары тик татарча гына!

– Бүгенге көндә иң зур хыялың нинди?

– Имтиханнарны яхшы билгеләргә биреп, үзем теләгән уку йортына укырга керү, әлбәттә.

– Һәм кем булырга телисең инде?

– Логопед. Мин балаларны дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтәчәкмен!

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев