Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Арча Сабан туе: көрәш, скейтборд, воркаут... (23нче сан)

Әнвәр Мөхетдинов: «Быел да миңа Арча Сабантуенда күңел ачарга насыйп булды».

Бер караганда, нәкъ башка Сабантуйлар кебек иде инде ул. Икенче яктан караганда...  гел башка иде. Шәбрәк, билгеле!

Беренчедән, бәйрәм башында районыбызның барлык бию төркемнәре, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында халык биюләреннән торган флешмоб булды. Күзгә рәхәтлек бирә торган чыгыш иде бу.

Икенчедән, сабантуй уеннарыннан тыш, скейтбордта трюклар ясау буенча ярыш, воркаутерлардан (турникта төрле-төрле куркыныч элементлар күрсәтүче кешеләр) мастер-класс булып узды. Бик кызык үтте ул. Мин, скейтбордта бөтенләй диярлек йөри белмәгән кеше буларак, ярыш буе исем китеп утырдым.

Өченчедән, барыбызга да таныш булган көрәш. Ул быел бигрәк тә зур булып үтте, дисәм дә ялгышмам, чөнки көрәшчеләр саны бик күп иде. Спортның әлеге төрен яратучылар безнең көрәшчеләр белән горурланып утырганнардыр, мөгаен.

Дүртечедән, сабантуй – ул һәркем үзенә шөгыль таба ала торган бәйрәм дә бит әле. Уеннарның ниндиләре генә юк! Чүлмәк вату, бокс, зур ташны ерак арага алып бару, җилкәдә шикәр комы күтәреп йөгерү һәм башкалар... Уеннарда катнашырга яратмаучылар дуслары белән күңел ачып йөрде, концерт карады, тәмле ризык ашады...

Бишенчедән, Илшат Сафин, Рафис Кәлимуллин, Зәринә Хәсәншина, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗанова кебек танылган артистлар чыгышы... Алар сәхнә янын беркайчан да бушатмый тоттылар инде. Афәрин!

Менә шулардан соң ничек сабантуйга бармый каласың инде, әйеме?

Сүз уңаеннан, авыл Сабан туенда да булдык әле без! Анысы да шәп булды. Кызык һәм рәхәт! Энем көрәш буенча үз категориясендә 1 урынга лаек булды. Бер максаты үтәлде дисәк тә була. Мин йөгерүдә һәм турникта көч сынаштым.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев