Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Аишаны «Лучше всех»та көтәләр

Сезнең комнан рәсем ясаганыгыз бармы? Чаллы кызы Аиша Хәйруллинаның яраткан шөгыле бу.

Ул дүрт яшендә Оренбур шәһәрендә узган  «Сиреневый дракон» комнан анимацияләр ясау  фестивалендә чирәмдә утырган чикерткә рәсемен ясап беренче урынны яулый. Нәкъ менә шул фестивальдән соң аны Үзәк каналда барган «Лучше всех» тапшыруының сайлап алу  турына (кастингка) чакыралар да инде.

«Лучше всех» тапшыруына алар махсус дүрт төрле сюжет әзерләп алып баралар. Сюжетлы рәсемнәрне Аиша бик матур ясый. Ә менә кеше рәсемен (аңа тапшыруның алып баручысы Максим Галкин сурәтен ясарга кушкан булалар) теләгәнчә үк матур килеп чыкмый. Тапшыруның кагыйдәләре дә бик гади түгел бит әле – дүрт яшьлек Аишага кастингта берүзенә чыгыш ясарга туры килә. Шуңа күрә «Лучше всех»та чыгыш ясауны, оештыручылар киңәше белән, беразга чигерергә – быелның апрель аена күчерергә туры килә. 

Хәзер инде Аиша Хәйруллинага алты яшь. Ул «Умное поколение» гаилә үзәгенә йөри. Яраткан шөгыльләре дә бер генә түгел. Рәсем ясаудан тыш, брейк данс биергә дә ярата Аиша.  Атнасы тигез итеп бүленгән аның – бер көн рәсем ясау белән шөгыльләнсә,  икенче көнне – бию түгәрәгенә йөри. Комнан анимация ясау белән шәһәркүләм чараларда даими чыгыш ясасалар, республикакүләм брейк данс фестивальләрендә дә Аиша һәрвакыт 2-3нче урыннарны алып килә.

  • Сиңа бию күбрәк ошыймы, рәсем ясаумы? – дип кызыксынам мин.
  • Икесе дә, – дип елмая Аиша.
  • Ә үскәч кем булырга хыялланасың?
  • Ашау пешерүче. Мин әнием белән тортлар пешерергә яратам.

Менә шундый гаҗәеп кыз инде ул. Безгә синең турыда әле күп тапкырлар ишетергә туры килер, Аиша! «Көмеш кыңгырау» сиңа уңышлар тели!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев