Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Аделина Липатова: «Җиңүләр аруны оныттыра!»

Мәктәп тормышы гөрли... Малайлар-кызлар армый-талмый белем ала, ә кайсылары шуның өстенә төрле конкурсларда, ярыш-бәйгеләрдә чыгыш ясап җиңүләр яулый.

Андыйлар белән без гел танышып кына торабыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез – спортчы кыз. Чаллының 52нче мәктәбендә, 6нчы сыйныфта укый Аделина Липатова. Ул акробатика буенча Александр Дергунов истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында, 8-15 яшь аралыгында 1нче урын яулаган.

Аделина, син спорт белән ничә яшьтән кызыксынасың?

– Биш яшемдә спорт акробатикасына йөри башладым.

Ә нигә нәкъ тә акробатиканы сайладың?

– Үземә акробатиканың ныграк туры килгәнен аңладым. Аннары миңа парлы биюләр дә ошый.

– Тренировкалар ничек үтә соң?

– Өч-дүрт сәгать музыкага бию, акробатик күнегүләр эшләү, кулдашым (партнёрым) белән яңа элементлар өйрәнү, чыгышларга әзерләнү белән уза да китә.

Ә укырга вакытың каламы?

– Әлбәттә! Мин спорт белән укуны бергә алып барырга тырышам. Аннары мин бит кичке тренировкаларга йөрим, мәктәптә укулар тәмамлангач, иркенләп акробатикага кереп китәм.

Булды, бүгеннән акробатиканы ташлыйм, дигәнең булмадымы?

– Юк, андый уйлар килгәне юк (көлә), дөресрәге, минем уйлап торырга да вакытым юк. Нинди генә авырлыклар булмасын, җиңүләр барысын да оныттыра.

Җиңү яулау – ул инде һәрвакыт рәхәт. Ә җиңелә калсаң, үзеңне ничек хис итәсең?

– Димәк, тагын да ныграк шөгыльләнергә, үз өстемдә күбрәк эшләргә кирәк дигән фикергә киләм.

– Спорт синең өчен нәрсә ул?

– Ул минем яшәү рәвеше.

Үзеңне яхшы формада тотар өчен нишләргә кирәк?

– Көн дә зарядка ясарга, тренировкаларга йөрергә. Аларны калдырырга ярамый!

Бәхет синең өчен нәрсә ул?

– Уку, спорт, дуслар, гаиләм... Барысы да.

Киләчәккә нинди планнарың бар?

– Акробатика белән алга таба да шөгыльләнү. Үземне тренер итеп күрәсем килә!

 

Блиц-сорау: Син нәрсә сайлар идең?

Тренировкамы яисә күңелле кичәме? – Тренировка.

Танышлармы, әллә инде дуслармы? – Чын дуслар.

Диңгезме, таумы? – Диңгез, әлбәттә!

Фастфуд белән тукланумы, әллә инде ач калумы? – Ач калуны сайлыйм, чөнки артык килограммнар безнең өчен түгел.

Күлмәк сатып алумы, тренировкага барумы? – Тренировканы сайлыйм.

Зарланумы, дәшми калумы? – Дәшми калу, мөгаен.

Шаярумы, әллә инде моңсуланып утырумы? – Шаяру, әлбәттә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев