Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«823нче километр» геройлары – безнең арада (29нчы сан)

Саба районының Курсабаш авылында Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп кино төшерелә башлады.

«823нче километр» дип атала ул. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, Әмирхан Еники әсәрләрен бер станция – 823нче километр берләштерә. Ягъни, фильмда өч чор тасвирланган: вакыйгалар 1908 елда, 1941-43 елларда һәм хәзерге көндә бара. Сценарий Әмирхан Еникинең өч әсәренә нигезләнеп язылган – «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә» һәм «Матурлык». Иң мөһиме – фильмда балалар күп катнаша!

– Төп геройлар өчәү, – дип сөйли фильмның режиссерларыннан берсе Ирек Хафизов. – Нотфуллин Солтан, Иван Пугачев һәм Аслан Миргаязов. Асланны без моңа кадәр дә белә идек, рекламаларда төшкәне булды. Ә менә Иван белән Солтанны Агрофиня Васильева җитәкләгән театр түгәрәгеннән сайлап алдык.

Шунысы кызык – малайларга хәзерге заманны гына түгел, узган гасырны да уйнарга туры килгән.

Чабата да киеп йөргәннәр алар. Чабата аякны авырттыра дип зарланышып та алганнар. Кыскасы, аларга борынгы заманның кайбер кыенлыкларын үз башларыннан кичерергә туры килгән.

Фильмга актерлар эзләгәндә аларны, билгеле, актерлык осталыгы буенча сайлаганнар. Икенче шарт – татарча яхшы белү булган.

– Егетләр бик талантлылар, – дип сөйли режиссер Ирек Хафизов. – Шушы яшьтән шулай уйнагач дип, мин үзләренә сиздерми генә сокланып карап торам. 

«Массовка»ларда төшәргә Курсабаш авылыннан тагын 4 бала сайлап алганнар. Шунысы кызыгырлык – аларга фильмда Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин кебек бик тә танылган актерлар белән бергә уйнарга туры килә икән!

Хәзер фильмны төшерү Казанда дәвам итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев