Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

2022 елның беренче саны дөнья күрде

Сез телевизордан биатлон карарга яратасызмы? Ә үзегезнең биатлончы буласыгыз киләме? Теләгән очракта, мөмкиндер дә ул – Чаллы шәһәрендә, мәсәлән, Биатлон клубы эшли.

Чаллының балалар иҗат сараена караган бу клуб ике ел элек оешкан. Хәзер клубка 40-45 кеше – спорт яратучы малайлар-кызлар җыелган. 

Әнә бүген дә чаңгыда әле биатлончылар. Без күзне дә ала алмый күзәтәбез – алар мәйдан тирәли әйләнеп киләләр дә, махсус урынга ятып аталар. Чып-чын спортчылар инде! Битләре алсуланган, йөрәкләре дөп-дөп тибәдер. Бу – беренче сменада, сәгать иртәнге тугыз гына. Иртүк чаңгыга басарга күпме көч кирәктер! 

– Тренировкалар иртән һәм кичен – ике сменада оештырыла, – дип сөйли җитәкчеләре Иван Николаевич Романов.

Иван Николаевич, бездә бик популяр спорт төрләре бар инде ул. Ә менә биатлон малайларны-кызларны кызыксындырамы?

– Әйе. Төркем җыелыр алдыннан теләк белдерүчеләр саны бихисап иде. Урын җитмәү сәбәпле, барысын да алып булмады.

Перспективасы бармы соң?

– Нигә булмасын? Бердән, ярышларда катнашу мөмкинлеге бирә. Шәһәркүләм чаңгы, биатлон ярышларында, «Юная армия» оештырган республикакүләм ярышларда катнашып киләбез.  Икенчедән, чаңгы буенча республика җыелма командасына эләгү мөмкинлеге дә бар. Алга таба биатлон буенча да перспективалар ачылыр дип уйлыйбыз.

Ә менә сезнең бу махсус мылтыклар чын биатлончыларныкыннан аерыламы?

– Әйе. Без тренировкалар вакытында сырлы көпшәле мылтыктан (винтовкадан)10 метр аралыктагы мишеньгә тидерергә тырышабыз. Ә зур спортта  биатлончылар 50 метр аралыктан һәм бөтенләй башка төрле коралдан аталар.

Тренер белән әңгәмә корган арада, яныбызга выжылдап яшь биатлончылар килеп туктады. Матур костюмнардан!

– Ни өчен нәкъ тә менә биатлон, егетләр? – дип сорыйбыз.

 Билал:

– Чөнки без чаңгы шуарга яратабыз!

 – Туңмыйсызмы соң мондый салкын көннәрдә?

Булат:

 – Юк, безнең бит киемнәр җылы.

– Ничә яшьтән шөгыльләнәсез?

Билал:

– Мин 8 яшьтән. Көн саен тренировкаларга йөрибез. Көненә 2шәр сәгать була ул.

Салават:

Ә мин 7 яшьтән. Биатлонга бик теләп киләбез!

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев