Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Йөрәк җылым сиңа, әнием...»

Балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие.

Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү; гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту.

Чара барышы.

Алып баручы. Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәмебез сезгә багышлана! Бүген бөтен дөнья әниләр турында сөйли, хәтта әниләргә багышланган махсус «Әни+» телевидение каналы эшли. Анда бөтен тапшырулар сезгә багышланган, кадерле әниләр! Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.  Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк!  Шуңа да бу бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре – балалар үзләре, аларның сезгә әйтәсе назлы сүзләре, күрсәтәсе һөнәрләре булыр!..

«Яңалыклар» тапшыруы заставкасы яңгырый.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! «Әни+»телеканалы үзенең эшен башлап җибәрә. Эфирда – яңалыклар. Музыка залыннан туры трансляцияне башлыйбыз. Студиябез кунаклары –3нче төркем балалары. Алар бу очрашуга бик озак әзерләнгәннәр, әниләренә гаҗәеп матур бүләк тә әзерләгәннәр.Алкышлар белән каршы алыйк үзләрен!

1. Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне –

Аныңнурлыкүзләре.

 

 2. Әни кебек булсам иде!

Гелелмаеп торсам иде.

Тирә-юньгә, әникебек

Гелнурчәчеп торсам иде!

 

 3. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояшнурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 

 4. Бу дөньяда әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 

 5. Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

Җыр «Әниләр елмаюы»

Алып баручы: Телеэфир үзенең эшен дәвам итә. Программада «Көйне беләсеңме?» тапшыруы. Кунакка килгән әниләр,балалар җырларын барыгыз да беләсез микән, сынап карыйк әле.

«Угадай мелодию» тапшыруы  заставкасы.

Алып баручы: Көйләр авыр түгел, бик җайлы. Бирегә дүрт әнине чакырыбыз. Көй яңгыргач та, сезгә кыңгырау шалтыратырга кирәк. Көйнең исемен әйтеп, җырны сүзләре белән җырлап та күрсәтерсез.

Танылган мультфильмнардан көйләр.

Алып баручы: Ә хәзер эфирда «Барысыннан да яхшырак!» тапшыруы! Ә үзләренең гаҗәеп бию осталыкларын сезгә 6нчы төркем балалары тәкъдим итә.

«Барысыннан да яхшырак!»тапшыруы заставкасы.

 «Чәчәкләр» биюе.

Алып баручы: Биюдән тыш алар әле «Без нәфис сүз осталары» дип тә белдерәләр һәм әниләргә шигырь бәйләме бүләк итәләр.

6нчы төркем балалары шигырьләре.

 «Әниләр бәйрәме» – Саҗидә Сөләйманова ;

 «Әнием» - Ренат Харис; «Минем әни иң әйбәт» – Вәсимә Хәйруллина.

«Гаҗәп кешеләр» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Киләсе тапшыру “Гаҗәп кешеләр” дип атала. Андыйларны әллә кайдан эзлисе юк: әниләребезнең һәрберсе гаҗәп кеше. Кем бер үк вакытта берничә эш эшли ала: ашарга да пешерә, бала белән шигырь дә ятлый? Машина йөрткәндә үзен сэлфига төшерә... Шул ук вакытта әниләр гаилә бюджетын да күз уңыннан югалтмый. Хәзер бирегә чыгачак әниләр җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынашачак. Аларга  менә бу янчыклардагы  акчаларны саный-саный минем сорауларыма җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска кирәк булачак.

Әниләр бутафор акча «саныйлар», сорауларга җавап бирәләр.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсе нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

- Балагызның яраткан уенчыгын атагыз.

Алып баручы: Афәрин! Менә нинди җор телле, җитез безнең әниләр! Ә хәзер әйтегез әле, сез ашарга пешерергә яратасызмы? Мин моны юкка гына сорамадым: эфирда «Тәмлетамак» тапшыруы!

«Тәмлетамак» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Хәзер биредә зур аукцион узачак! Гади аукцион түгел: яшелчә, җиләк-җимешләр аукционы! Әниләргә сюрприз: мин аларның исемен атыйм, ә сез бу яшелчәләрдән, җимешләрдән ризыклар әйтәсез. Соңгы ризыкны атаучы бүләккә ия була!

Әниләр белән аукцион.Әсбаплар – кыяр, алма, чөгендер, бәрәңге, кишер.

Алып баручы: Ә хәзер бүләк кабул итеп алыгыз – музыкаль оркестр «Күңелле ашханә»!

13нче төркем балалары музыкаль инструментларда уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы: Менә шулай, безнең “Әни+” каналында нинди генә  жанрдагы тапшырулар юк! Шуларның иң кызыклысы, мөгаен, “Сәхнә ПЛЮС” тапшыруыдыр. Ел саен без иң тырыш, сәләтле балалары белән татар телендә берәр әсәрне сәхнәләштерәбез. Бүген сезнең игътибарыгызга Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы кара-каршы” спектаклен тәкъдим итәбез. Бу мюзикл жанрындагы комедия. Рәхим итеп бергәләп карыйк!

Э. Шәрифуллина.«Бәйрәм ашы кара-каршы» спектакле.

Алып баручы: Менә эфирыбыз ахырына да якынлаша. Шуңа күрә һәр телеканалдагыча һава торышын тыңлап узыйк. “Лилия” балалар бакчасы территориясендә аяз һава. Һәркемнең күңелендә Әни дигән якты кояш балкый,күз яшьләре рәвешендәге явым-төшем көтелми, йомшак кына бәйрәм җилләре исә... Балалар әниләрен һәм тәрбиячеләрен тыңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең басымы да  нормада, тавышлану рәвешендәге геомагнит дулкыннар күзәтелми. Көннәребез һәрчак шундый якты, матур булсын иде! Кадерле әниләр, ныклы сәламәтлек һәм кояштай озын гомер телибез сезгә! Һәм балаларыбыз да бу теләкләргә кушылып, әни турындагы иң матур җырны  сезгә бүләк итә.

«Жырлыйм, әнием, сиңа»

Алып баручы: 

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!


Рәзинә ХӘСӘНОВА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе,

Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының музыка җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев