Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тормыш кызык-мызыклары

Тормышта кызык хәлләр гел янәшәдә. Язып куясы гына бар.

***

Автобуста эшкә барышым. Больницада ята торган дустыма телефоннан ашыкмыйча гына, яңа  гына язган хикәямне сөйлим. Ахырына җитәм дигәндә, бер хатын: "Чем заканчивается уже? Мне надо выходить!" - дип, ачу белән әйтеп куймасынмы!Мин гаҗәпләнүемнән, үзем дә сизмәстән, тиз генә хикәямнең ахырын сөйләп бетердем. Теге хатын автобустан: "Уффф"- диеп, җиңел  сулап чыгып китте.

***

Малаема 6 яшь чамасы, елга буенда йөргәндә таныш балыкчыны очраттык. Ул безгә “менә күпме балык тоттым инде”дип мактанды. "Улым, кара әле, бу балыклар әти-әниләрен тыңламыйча мәктәпкә бармаганнар,  уйнап йөргәннәр, ә мин аларны тоттым !" диеп яр буена салды. Балыклар бер җепкә бәйләнгәннәр иде. Балыкчы миңа берничә яңалык сөйләгәч, без кайтырга кузгалдык. Берничә минуттан бу миңа шалтырата, "Әллә күз тидердем инде, балыкларым юк!" ди. Улым моны ишеткәч, горурланып,  "Мин аларны әниләре янына жибәрдем!" дип куйды.

***

Мине бер көнне эштән машина килеп алырга тиеш иде. 5 минуттан булабыз, дип шалтыраттылар. Урамга чыксам, машина килеп туктаган икән, җайлап кына кереп утырдым да, "поехали!" дидем шоферга. Тик ул нигәдер кузгалып китәр урынына, машинадан чыкты да чапты.

Баксаң, мин машинаны бутаганмын икән, ә шоферга  шулай бер бандит кереп утырган булган, шуңа ул табанын ялтыраткан да инде. Аңлашкач, бик озак көлдек!

Шәфкать   Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яңа мәзәкләрең арта торсын Шәфкать, уңышлар телим сиңа.)

    2
    X