Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Мәдәни квестның дүртенче атнасы

Татар мәдәнияте җәүһәрләре.

Дуслар! Әлеге картинада сурәтләнгән вакыйга халкыбыз тарихына, мәдәни үсешенә зур йогынты ясый.

Дүртенче атнабызның  биреме мондыйрак булыр: картинаны язган рәссамны һәм бу истәлекле вакыйганың кайчан, кайда булуын билгеләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сафина Лариса. Авторы Булат Гыйлфанов дип уйлыйм. Бу картинада 922 нче елнын 8 маенда булып уткэн, Болгар чорынын эhэмиятле вакыйгасы сурэтлэнгэн. Картинада Алмас ханнын гарэп илчелэре белэн очрашу вакыты курсэтелгэн. Илчелэрнен сэркатибе булып Ибне Фазлан торган. Автор шушы ике куренекле кешенен очрашу вакытын гэудэлэндергэн. Татар хэрефлэре белэн язмаганга гафу, телефонная гына керэ алам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәерле кичләр! Картинада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү вакыйгасы белән бәйле очрашу сурәтләнгән. Дәүләт белән Алмыш хан идарә иткән чор була бу, 922 нче елда гарәп илчелеге составында Ибне Фадлан килә. Авторы Б.Урманче түгелме дип уйлыйм. (Айсылу)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Булат Гыйльфанов картинасы "Болгарга илчелек килүе". Багдадның зур илчелек төркеме 921 елның 21 июнендә Болгар иленә юнәлә. Күргәннәрне язып баручы һәм дин белгечләренең башлыгы итеп Әхмәт ибн Фадлан билгеләнә. 922 елның 12 маенда якшәмбе көн Багдад илчелеге Болгар иленә килеп җитә. Алмыш патша үзенең күп сандагы якыннары, сакчылары белән илчелекне каршы ала. Аягүрә басып Хәлифәнең Болгар патшасына язган хатын тыңлыйлар. Илчелек ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен килә. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп ,шул ук Багдад илчеләре алдында Алмыш исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан итә. (Роза Закирова)

        Теги: мәдәни квест