Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Экология» проекты – урманнар сагында!

Быел Татарстанда 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.

Урман, урман... Сулаган һавабызны чистарта, тирә–ягыбызга ямь өсти, илһам  бирә ул. Яшәү өчен энергия,  көндәлек тормышыбызда кулланыр өчен чимал бирә.

 Ә бит бер агачтан кулланырлык чимал аз чыкса да, ул агачны үстерү өчен дистә еллар кирәк. Шунлыктан, табигатьне саклау, кайгырту, баету — барыбызның да зур бурычы. Ләкин дәүләт күләмендә бу эш җайга салынса, тагын да нәтиҗәлерәк.

Быел Татарстанда 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.

Бу эшләр «Экология» проекты буенча башкарыла. Проектта  урманнарны саклауга федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән.   

Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.

Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев