Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актанышта – яшь гражданнар форумы

Үзең яшәгән төбәкне төзекләндерүдә син дә катнаша аласың! Актанышта моның серләрен белгән балалар җыелды.

2020 нче елның 14 январендә Актаныш “Бүләк” олимпиада үзәге базасында, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаттахов Э.Н. катнашында, ТР Яшь гражданнар форумы булып узды. Бу форумда без – 8 нче класс укучылары Гаянов Айбулат, Галимов Нияз һәм Мирзагалиева Алия   катнаштык. Бу форумның максаты – үзебез яшәгән районны төзекләндерү һәм яхшыртуда балаларның да катнашуын тәэмин итү булып тора. Форумга районыбыз мәктәпләре буенча иң актив укучылар килгән иде. Укучылар 3 төркемгә бүленделәр. Һәр төркемдә  эш   “Балалар массакүләм мәгълүмати чаралары”, “Экология”,  “Фән һәм мәгариф”, “Эшмәкәрлектә беренче адымнар”, “Патриотик тәрбия”, “Волонтерлык эшчәнлеге” юнәлешләре буенча алып барылды. Төркемнәр юнәлешләрдә булган проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән проект төзеделәр һәм булган проблемалар буенча фикерләр алыштылар. Форум барышында бездә бик күп идеяләр барлыкка килде. Соңыннан үзебез төзегән проектларны барлык форумда катнашучыларга һәм Актаныш муниципаль районы башлыгына тәкъдим иттек.  Иң яхшы тәкъдимнәр форум йомгаклау  Резолюциясенә керде. Энгель Нәвап улы безнең фикерләрне хуплады һәм активлыгыбыз өчен рәхмәтләрен җиткерде.

   Бу форумда безнең мәктәпнең педагог- оештыручысы Р. Җәмилова  ТР балалар оешмасы советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук мәктәбебезнең укучылар үзидарәсенең активистлары буларак, без дә – Гаянов Айбулат ТР балалар оешмасы советының Дипломы белән, Галимов Нияз шушы  форумда актив катнашучы Дипломы белән, Мирзагалиева Алия катнашучы сертификаты белән бүләкләндек.

Гаянов Айбулат, Мирзагалиева Алия, Галимов Нияз

Актаныш районы Богады мәктәбенең 8 класс укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев