Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

Әлеге уку елы дәвамында платформада укучылар һәм педагоглар өчен 400дән артык чара турында мәгълүмат дөнья күрәчәк.

Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Әлеге мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Панорама» - республикада уза торган олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади бәйгеләр, мастер-класслар, һәрдаим яңартылып торучы чараларны үз эченә алган мәгълүмати-конкурс платформасы ул», - диелә министрлык хәбәрендә.

panorama.tatar порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев