Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда 18 укучы БДИны бирә алмаган

Аларга әлегә гомуми белем турында аттестат тапшырылмаган.

Татарстанда 18 укучыга урта гомуми белем турында аттестат тапшырылмаган. Алар имтиханнарны сентябрьдә тапшыра алачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Резерв көннәрендә дә имтихан “бусагасын” уза алмаучылар - 18 кеше. “Мәҗбүри предметлардан имтихан тапшыра алмаганнар рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математиканы сентябрьдә тапшырып, аттестат алачак”, - диде Борһанов.

Министр сүзләренчә, Бердәм дәүләт имтиханының төп көннәре чорында (29 май һәм 3 июнь) барлыгы 239 чыгарылыш укучысы имтиханның минималь күрсәткечен уза алмаган. Бу барлык укучыларның 1,46 процентын тәшкил итә. 6 укучының рус теленнән, 179 укучының профиль дәрәҗә математика һәм 54 укучының база дәрәҗәсендәге математикадан белемнәре бик сай булган. Алар барысы да 24 һәм 26 июньнәрдә имтиханны кабаттан тапшыру хокукы алган.

Резерв көннәрендә дә имтихан “бусагасын” уза алмаучылар - 18 кеше. 1 укучы рус теленнән (Чүпрәле районы), 2 укучы профиль дәрәҗәдәге математикадан (Кайбычтан – 1, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – 1), 15 укучы база дәрәҗәсендәге математикадан (Яр Чаллы – 1, Казанның Вахитов, Идел буе районнары – 1, Казанның Киров, Мәскәү районнары – 1, Казан Авиатөзелеш, Яңа Савин районы – 6, Азнакай – 3, Чистай – 2, Яшел Үзән – 1) имтихан тапшыра алмаган.

“Чагыштыру өчен, 2018 елда резерв көннәре нәтиҗәләре буенча, 47 укучы (0,29 процент) минималь чикне уза алмаган иде (3 – рус теленнән, 44 – база дәрәҗәсендәге математикадан). Шул рәвешле, 2019 елда аттестат ала алмаган чыгарылыш укучылары саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,5 мәртәбә кимеде”, - диде Рафис Борһанов.

  • Татарстанда барлыгы 15976 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189877/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев