Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан балаларын һәм яшьләрен театр афишалары бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстанда яшәүче 6-17 яшьлек балалар, шулай ук 18-30 яшьлек кешеләр “Театраль Идел буе” дип аталган студентлар һәм мәктәп театр коллективлары округ фестиваленең афишалар конкурсында катнаша ала. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс балалар һәм яшьләргә иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга, шулай ук фестивальгә һәм театр сәнгатенә игътибарны арттыруга юнәлгән.

Ул өч этаптан тора. Катнашу өчен гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

1-30 октябрь көннәрендә аларга эксперт бәяләмәсе биреләчәк. Бәйге нәтиҗәләре ноябрь азагында билгеле булачак.

Конкурста катнашу өчен югары сыйфатлы рәсемнәр кабул ителә. Алар компьютер технологияләрен һәм графика программаларын кулланып ясалган булырга тиеш. Бер катнашучыдан өч кенә эш кабул ителә.

Рәсем “Театраль Идел буе” фестивале турында мәгълүматны яки төп мәгънәне, төбәк этабы программасын, фестивальдә катнаша торган теләсә кайсы спектакль турында мәгълүматны чагылдырырга һәм финалда тавыш бирүдә катнашырга өндәргә тиеш.

Конкурсны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты уздыра.

Бәйгенең нигезләмәсе белән Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтының конкурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Гаризаны theatres.fest@mail.ru сайты аша биреп була (“Афишалар конкурсы” дип тамгаларга кирәк).

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/08/191218/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев