Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Шәһәрара рейсларны таныту өчен BlaBlaCar сервисы файдаланылачак

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы район һәм шәһәрләр арасындагы даими рейслар турында күбрәк кеше белсен һәм файдалансын өчен юлдашлар эзләү сервисын кулланачак.

Министрлыкның Транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Июль аенда без BlaBlaCar сервисы вәкилләре белән очраштык. Анда пассажирларга хезмәт күрсәтүче компанияләр һәм автовокзал җитәкчеләре катнашты. Районнар һәм шәһәрләр арасында йөрүче даими рейсларны таныту өчен BlaBlaCar сервисын файдаланырга телибез. Хәзерге вакытта ике маршрут (Казан – Чистай һәм Казан – Чаллы) әлеге сервисны файдаланып карый», - диде ул.

Алексей Сидоров бу сервисның бүгенге көндә аеруча популяр булуын әйтте.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сервис җитәкчелеге белән законсыз, ягъни лицензиясез эшләгән автотранспорт предприятиеләрен ачыклау турында да килешү төзүгә ирешкән. «Еш кына «юлдашлар эзлибез» дип пассажирлар җыйган, ә чынлыкта лицензиясез эш белән шөгыльләнгән оешмалар BlaBlaCar кебек сервислардан файдалана. Мондый фактларны ачыкланса, алар блокировкаланачак. Шулай итеп, пассажирлар йөртү эшчәнлегендә тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәкләр», - дип искәртте Алексей Сидоров.

2019 елның беренче яртыеллыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанның пассажир автотранспорт предприятиеләре 2 778 автобуста 770 маршрутка хезмәт күрсәтә. Шул исәптән 42 автотранспорт предприятиесе 149 муниципальара маршрутта эшли, анда 707 автобус җәлеп ителгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/09/191278/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев