Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Сакла» проектына - яшел ут

Яңа проект гамәлгә ашырыла башлады. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүе һәм төгәл үтәве бихисап бәхетсезлек очракларын киметәчәк.Хәер, проект балаларга гына юнәлдерелмәгән. Бу турыда тулырак мәгълүматны www.sakla.ru интернет-порталыннан алырга була.

 Балалар юл-транспорт һәлакәтен киметү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан ЮХИДИ идарәсе җитәкчелегендә «Сакла» инновацион проекты эшләнде. Ул ике телдә www.sakla.ru интернет-порталында тормышка ашырыла. Проект буенча балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә мөмкинлек биргән үзенчәлекле интерактив тирәлек булдыру каралган. Укучылар игътибарына иллюстрацияле, тавышландырылган мультимедия модульләре, «Хәвефсез балачак шәһәре» онлайн-уены, «Юл сакчылары» мультсериалы, видеодәресләр һәм «Хәвефсезлек турында җырлар» исемле караоке тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев