Россия фәннәр академиясенең Атмосфера физикасы институты өлкән фәнни хезмәткәре Александр Чернокульский "Звезда" телеканалына биргән интервьюсында алдагы биш елда Россиядә аномаль эссе булырга мөмкин дип белдергән.
Ул быел җәй Европада бик эссе булганын, 42-44 градуска җиткәнен әйткән. Россиядә исә киресенчә, салкынча, дигән галим.
Климатолог бу күренешләрне бер процесс дип аңлаткан: блок куючы антициклон килгәндә, аның бер ягыннан җылы керә, икенче ягыннан суык керә, дигән ул.
Россиядә алдагы биш елда мондый хәлнең булачагы төгәл билгеле, дигән Чернокульский.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/kadak/rossiyad-aldagy-bish-elda-anomal-essel-r-k-tel/
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев