Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Матбугат ру вакытсыз арабыздан киткән Фаил Исламга багышланган язма урнаштырды

Чаллыда татар матбугаты зур югалту кичерде.

13нче июль көнне балалар матбугатына, әдәбиятына шулкадәр зур күңел җылысын салган талантлы рәссам, һәм кызыклы, бай күңелле шәхес Фаил Ислам (1961-2019) дөньядан китте. Гаиләсе, якыннары өчен генә түгел, Чаллыда нәшер ителүче татар матбугаты һәм аеруча безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы өчен зур, бик зур югалту бу. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Фаил Ислам озак еллар Чаллыда нәшер ителгән «Нур» һәм «Көмеш кыңгырау» газеталарында эшләде. «Көмеш кыңгырау»да – 22 ел, басмага нигез салынганнан бирле. «Сабантуй», «Мәйдан» журналлары, «Якты юл», «Шәһри Чаллы» газеталары белән дә хезмәттәшлек итте. «Мәйдан» журналының махсус кушымтасы булган «Мәйданчык»ны даими бизәүчеләрнең берсе булды. Балалар өчен нәшер ителгән бик күп китаплар Фаил бизәлеше белән дөньяга чыкты. «Көмеш кыңгырау»да рәссам-дизайнер гына түгел, фотограф вазыйфасын да башкарды. Уен-көлке, шаян сүзләр белән балаларны елмайта белә иде Фаил. Газетаның беренче бите өчен болай да балкып торган образларны рәсемнәр белән дә бизи. Рәсемнәрне, билгеле инде, үзе ясый.+   Кызыклы фотосюжетлары белән Фаил берничә мәртәбә «Бәллүр каләм»дә һәм башка күп кенә республикакүләм фотобәйгеләрдә җиңүләр яулады.   Фаил рәссам-фотограф кына түгел, күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь дә, җырчы да иде. Аның аудио, видеоязмалары безнең өчен зур истәлек булып калды.   Фаил битараф кеше түгел иде. «Көмеш кыңгырау»ның бизәлешенә генә түгел, һәрбер сүзенә, өтеренә дә игътибарлы иде. Эшкә ул беркайчан да: «Әйдә, ярар» дип карый белмәде. Татар теле язмышына да, җәмгыятьтә барган иҗтимагый үзгәрешләргә дә – берсенә дә битараф карый белмәде Фаил.   Фаил Ислам Актаныш районы Уръяды авылында җирләнде. «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» коллективы исеменнән без Фаил Исламның гаиләсенең, хатыны Раушания ханымның, кызлары Гөлнара белән Зөлфиянең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Урының оҗмахта булсын, безнең бик-бик кадерле кешебез!

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=25907

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев