Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Министрлык балалар лагеренда тыелган музыка исемлегенә бәйле вәзгыятьне аңлатты

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында балалар лагерьларындагы дискотекаларда билгеле бер төркемнәр һәм башкаручыларның җырларын тыю белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе Алсу Сәетова сүзләренчә, әлеге инициатива белән лагерь педагоглары чыккан һәм аның министрлыкка бернинди катнашы да юк. «Яшьләр нәрсә тыңларга икәнлеген үзләре сайларга тиеш. Теге яки бу әйберне тыеп кына бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың», - дип искәртте ул. Сәетова әйтүенчә, министрлык җитәкчелеге, үз чиратында, әлеге исемлекне юкка чыгаруны һәм балаларны «мәдәнияткә адекват алымнар кулланып» тартуны сораган.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Кара диңгез буендагы лагерьда ял итүче Татарстан балалары өчен каралган «Тыелган музыкаль башкаручылар исемлеге» дөнья күргән иде. Әлеге исемлеккә Ольга Бузова, Face, Pharaoh, Скриптонит, Элджей, «Пошлая молли», «Ленинград» һ.б. башкаручылар кергән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/19/190056/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев