Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Миңнеханов белән Хәбиров интернетка бергә төшкән фотоларын куйды

Башкортстан Президенты Радий Хәбиров Инстаграмына Рөстәм Миңнеханов белән бергә төшкән фотоларын куйган

 

Радий Хәбировның Инстаграмыннан

Башкортстан Президенты Радий Хәбиров үз Инстаграмына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән кочаклашып төшкән фотоларын куйды. Президентлар автоузышта, автомобиль янына басып төшкәннәр. «Күршеләр. Дустар. Тик шулай!» — дип язып куйган Радий Хәбиров фото астына.

Инстачылар бу дуслыкка чын күңелдән сөенгән, уңай комментарийлар калдырганнар.

«Башкорт белән татар — гомерлек туганнар»;

«Ике батыр»;

«Иң яхшылары! Бәйрәм белән, абзыйлар!»;

«Ике алдынгы республика башлыгы!» — диешкән күпчелек.

«Татарстанны куып тотып, узып китәргә кирәк. Алар белән ярышыйк! Яхшырак булыйк!» — дип Башкортстан Президентына киңәш бирүчеләр дә табылган арада.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X