Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Лаешта яшәүче биш яшьлек кыз төбәкара фестивальдә җиңгән

Казанда «Стильные детки-2019» төбәкара мода һәм талантлар фестивале булды.

Балалар мода кибетләреннән мода күрсәтүдә катнаштылар. Яшь модельләр арасында Лаештан биш яшьлек Мәдинә Зәбирова җиңде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестивальдә биш яшьтән алып унҗиде яшькәчә балалар катнашты. Модалы кием күрсәтүдән тыш, визитка тәкъдим итәргә, иҗади номер күрсәтергә, кичке матур киемнән чыгарга кирәк иде.

Мондый күрсәтүдә беренче чыгыш ясаучы Мәдинә Зәбирова җитди жюрины шаккатырды.

"Мәдинә район мәдәният йортына “Сәнгатьле сүз” түгәрәгенә йөри (җитәкчесе Юлия Туркова). “Йолдызлык”та катнаштык, анда бик күп тамашачы алдында чыгыш ясадык. Ә менә модель бизнесы аның өчен – яңа әйбер", - дип сөйли яшь модельнең әнисе Алина Тимаргаяновна. 

Фестивальдә Мәдинә Зәбирова "Мини Мисс Франт-2019г" номинациясендә беренче урын алды. Барлык катнашучылар күп кенә уңай тойгылар алдылар. Аларга истәлекле дипломнар һәм фестиваль партнерларыннан бүләкләр тапшырдылар.

Мәдинәнең туганнары, танышлары һәм якташлары аның өчен җан аттылар. Алар яшь модельне җиңү белән чын күңелдән котладылар һәм аның уңышларына шатландылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193781/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев