Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Идел буе федераль округының «iВолга 2.0» яшьләр форумында иң яхшы проектларны билгеләячәкләр

Идел буе федераль округының «iВолга 2.0» яшьләр форумында ун смена эше нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектларны билгеләячәкләр. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның эше «Киләчәк фәне һәм мәгарифе», «Агрополис», «Син - эшкуар», «PROспорт», «Инфоgram», «Илнең җиңүләре – буыннар горурлыгы», «Илнең яшьләр командасы», «Мәдәни БУМ!», iVolga International кебек юнәлешләр буенча оештырылачак. Иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен грантларның күләме - 150-300 мең, грант фондының гомуми күләме 10 миллион сум тәшкил итәчәк. Форум оештырыла башлаган көннән алып анда катнашучыларның 300дән артык проекты 56 миллион сум күләмендә грант ярдәме алган.

Чарада Идел буеның 14 төбәгеннән (алар арасында Татарстан да бар), федерациянең башка субъектларыннан, шулай ук кайбер чит илләрдән 2,5 меңнән артык кеше катнашачак. Форумда катнашырга теләүчеләрнең саны бу юлы 13 меңнән артып киткән.

Күркәм гадәткә кергәнчә, форумда инклюзив шәһәрчек оештырыла. Биредә арт-объектлар һәм фәнни-техник иҗат күргәзмәләре, спорт һәм мәдәни-ял чаралары узачак. II Округ яшьләр театрлары фестивалендә «Театраль Идел буе» округ проектының төбәк этабында җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителәчәк. Форумда җиңүчеләрне бүләкләү һәм чараны ябу тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округының «iВолга 2.0» яшьләр форумы 23-31 июль көннәрендә Самара өлкәсендә узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/15/189816/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев