Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы

Кичә сигез Россия кешесен Diamond Princess лайнерыннан (анда берничә кешедә коронавирус ачыклана) Казанга китергәннәр иде.

Медицина күзәтүе үткәрү өчен китерелгән барлык пациентлар өчен дә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган.

 

 Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.

«Безнең хастаханәгә китерелгән сигез кешенең сәламәтлеге хакында әйткәндә, барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - дип белдерде Гатауллин.

Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

«Татар-информ» агентлыгы А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә коронавирус ачыклана) Россия туристларын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. 14 көн дәвамында алар аерым медицина боксларында күзәтү астында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев