Көмеш кыңгырау

Дамир Фәттахов халык сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк

2020 нче елда Татарстан яшьләрен нинди яңалыклар көтә? Республикада нинди ял үзәкләрен яңартачаклар һәм төзиячәкләр, ТР яшьләре кайсы конкурсларда һәм проектларда катнаша ала? 

Республикабызда яшәүче яшьләрне борчыган бу һәм башка мөһим сорауларга шимбә көнне, 15 февральдә, 15:00 сәгатьтә Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов җавап бирәчәк. Ул Вконтакте һәм Одноклассникида Татарстан Республикасы рәсми берләшмәләренең турыдан-туры эфирында чыгыш ясаячак. Эфирны креатив продюсер Данил Гобәйдуллин алып барачак.

Турыдан-туры эфирны карарга, шулай ук үз сорауларыгызны турыдан-туры хәзер берләшмә битләрендә түбәндәге сылтамалар буенча бирергә мөмкин https://vk.com/nashtatarstan https://ok.ru/nashtatarstan

Моннан тыш, министр белән туры эфирны ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә Татарстанның эре шәһәр берләшмәләре трансляцияләячәк.

Министр Марат Әхмәтовның җырлавы Интернетны "шаулатты"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: