Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда яңа балалар бакчалары һәм мәктәп ачыла

Алдагы ике елда Чаллыда җиде балалар бакчасы төзергә ниятлиләр. Автокала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.

Агымдагы елда Чаллы 13 республика программасында катнашырга теләк белдергән. Аларның гомуми бәясе 7 миллиард 156 миллион сум тәшкил итә. Акчаның күп өлеше мәгариф өлкәсенә юнәлдереләчәк.

1 сентябрьдә шәһәрнең 65нче микрорайонында 1224 урынлы яңа мәктәп ачылачак. Аны төзү эшләре 1 миллиард 156 миллион сумга төшкән. Белем бирү учреждениесендә ике бассейн, 560 урынлы актлар залы, ике спорт залы, футбол һәм волейбол мәйданчыклары булачак.

Моннан тыш, алты балалар бакчасының да әзерлек дәрәҗәсе югары. Алар 1440 сабыйны (шуларның 780е – ясле яшендәгеләр) кабул итәчәк. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзүгә 1 миллиард 351 миллион сум акча сарыф ителәчәк. 14 һәм 35нче микрорайоннардагы ике балалар бакчасы сафка баскан инде. Аларны Госстройнадзор инспекциясе белгечләре кабул итәчәк.

Алдагы ике елда шәһәрдә җиде балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Алар Мәләкәс аръягындагы 22 һәм 25нче микрорайоннарда, Яңа шәһәрдәге 34нче комплекста, ЗЯБ һәм Орловка бистәләрендә калкып чыгачак. Тагын ике балалар бакчасы 63нче микрорайонда төзелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190184/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар балалар бакчасы