Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы үзәк китапханәсендә язучылар белән очрашу була

Чаллы үзәк китапханәсендә талантлы якташлар белән таныштыручы иҗади кичәләр уздыру бер традициягә әверелде.

15 август көнне 14.00 сәгатьтә Үзәк китапханә «Шигъри дулкын» дип аталган җирле язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашуга чакыра.

Әдәби очрашу кунаклары – Сирень Якупова, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Зөләйха Минһаҗева һәм Зимфира Исламова. Язучылар үзләре турында сөйләячәк, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыячак. Кичә барышында тамашачылар әлеге авторларның яңа әсәрләре белән танышачак. Чыгышлардан соң, иҗат сөючеләр язучылар белән аралаша һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак.

Китапханәдә язучылар белән очрашу – һәрвакыт үзе бер бәйрәм ул. Әлеге очрашу да бары тик уңай тәэсирләр калдырыр һәм күпләр өчен кызыклы ачыш булыр дип ышанып калабыз.

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев