Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы укучылары Татарстан тарихын барыннан да яхшырак белә

24 – 26нчы гыйнварда Татарстан тарихы буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабын узды.

Олимпиадада Татарстан Республикасының 18 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 61 укучы катнашты.

Укучылар Татарстан тарихы курсының төрле бүлекләреннән олимпиада биремнәрен эшләделәр, ә 9 – 11нче сыйныф укучылары тарихи эссе яздылар.

Катнашучыларның эшләрен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге хезмәткәрләре бәяләде. Татарстан тарихы буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре:

* Данил Ганиев, Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы;

* Илдар Миргазаязов, Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 9 сыйныф укучысы;

* Лия Гыйльметдинова, Яр Чаллы шәһәрендәге 76 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы;

* Анжела Малярова, Яр Чаллы шәһәрендәге 57нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 9 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 22 укучы республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.

http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1390705.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев