Чаллы мәктәпләрендә спикерлар сайлыйлар
Ил яңалыклары

Чаллы мәктәпләрендә спикерлар сайлыйлар

Сайлауларда өлкәннәр белән бергә балалар да катнаша – Чаллы мәктәпләрендә традицион төстә спикерлар һәм укучыларның шәһәр советына депутатлар сайлыйлар.

Бүген Чаллы мәктәпләрендә укучыларның мәктәп советларына спикерлар сайлау бара. Ял көне булуына карамастан, нәкъ башка көннәрдәге кебек малайлар-кызлар бүген дә мәктәпкә ашыга. 35нче мәктәптә 8Блар әнә сыйныфлары белән бергә килгәннәр. Дөрес, кемне сайлыйсын һәр кеше үзе хәл итә.
– Спикерлыкка кандидатлар бишәү, – дип сөйли 8А сыйныфыннан Женя Коваленко. – Мин үзем шуларның берсенә – Алена Федоровага тавыш бирергә уйлыйм. Аленаны шәхсән белмим. Миңа аның программасы ошады. Алена үзенең программасында спортка зур игътибар биргән.
Бу – балаларны активлыкка өйрәтә торган үзенчәлекле бер уен да, һәм шул ук вакытта зурлар тормышына әзерлек тә. Ничек кенә булса да, кызык...

Ризидә Рәхмәтуллина.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев