Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бәйгедә җиңгән биш студентның һәркайсы 950 мең сум алачак

Татарстанда «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Югары урбанистика мәктәбендә уку өчен ТР Президенты грантына бәйге игълан ителде.

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грант конкурсы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Югары урбанистика мәктәбе һәм Шухов Лаб белән берлектә ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.

Бәйгенең финалына үткән биш кеше «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк калаларын прототиплаштыру» халыкара магистрлык программасы буенча белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге юнәлешнең җитәкчесе - Шухов Лаб башлыгы, Барселонаның элеккеге баш архитекторы Висенте Гуаярт.

Бәйгедә җиңгән биш студентның һәркайсы 950 мең сум күләмендә грант алачак, ул ике ел белем алу һәм «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының тулай торагында яшәү чыгымнарын каплаячак. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны ай дәвамында – 10 июльдән 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин.

Гаризаны urban.hse.ru/grant/ сайтында тутырырга кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/12/189692/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев