Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бер ат­на­да – дүрт спек­такль!

Габ­дул­ла Ка­ри­ев исе­мен­дә­ге Ка­зан Та­тар дәү­ләт яшь та­ма­ша­чы те­ат­рын­да 8-13 ап­рель­дә «Tamga» I ре­жис­сер­лар ла­бо­ра­то­ри­я­се оеш­ты­ры­ла.

Әле­ге ла­бо­ра­то­ри­я­гә 4 ре­жис­сер ча­кы­рыл­ган. Ла­бо­ра­то­ри­я­дә ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр өчен спек­такль­ләр чы­га­ру­чы ре­жис­сер­лар кат­на­ша: Алек­санд­ра Ло­вян­ни­ко­ва һәм Ека­те­ри­на Ко­ра­бель­ник (Мәс­кәү), Ти­мур Фәй­ру­зов (Но­рильск), Ил­шат Мө­хет­ди­нов (Уфа).

Ти­мур Фәй­ру­зов Но­рильск шә­һә­рен­нән ук кил­гән. Ти­мур­ның ба­ла­ча­гы Ка­зан­да үт­кән, әти­се та­тар бул­ган.

Те­атр ар­тист­ла­ры дүрт төр­кем­гә бү­ле­неп шу­шы ре­жис­сер­лар бе­лән ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр өчен спек­такль эс­киз­ла­ры әзер­лә­я­чәк. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез - бер ат­на эчен­дә 4 спек­такль ту­а­чак! «Бу ре­жис­сер­лар, ар­тист­лар һәм та­ма­ша­чы өчен дә фай­да­лы иҗа­ди ст­ресс», – ди те­атр­ның баш ре­жис­се­ры Ре­нат Әю­пов. Чөн­ки мо­ңар­чы та­ныш бул­ма­ган сәх­нә ке­ше­лә­ре­нә чик­лән­гән ва­кыт эчен­дә бер­гә эш­ләр­гә ту­ры ки­лә. Нә­ти­җә­дә шу­шы дүрт ре­жис­сер­ның бер­се­нең бул­са да эше ту­лы кан­лы спек­такль бу­лып, ре­пер­ту­ар­га ке­реп ки­тәр­гә ти­еш.

Ә «Там­га» исе­ме дә юк­ка ку­шыл­ма­ган, бу нин­ди­дер үзен­чә­лек мәгъ­нә­сен­дә, – ди те­атр­ның ди­рек­то­ры Гү­зәл Сә­гый­то­ва. «Ла­бо­ро­ти­я­не оеш­ты­ру мак­са­ты яңа ав­тор­лар, яңа фор­ма­лар, яңа фи­кер­ләр та­бу, те­атр­га яңа су­лыш би­рү, ау­ди­то­ри­я­не ки­ңәй­тү», – дип өс­ти Ре­нат Әю­пов.

Сце­на­рий­лар­ны ре­жис­сер­лар үз­лә­ре сай­ла­ган. Бу за­ма­на ав­тор­ла­ры яз­ган әсәр­ләр­нең тәр­җе­мә­лә­ре. Ла­бо­ра­то­рия текст­ла­ры та­тар сәх­нә­се өчен яңа: мон­да яшүс­мер­лек кай­нар­лы­гы да, ял­гыз­лык те­ма­сы да, фан­та­зия һәм баш­ка­лар...

Спек­такль­ләр 13нче ап­рель көн­не 16.00 сә­гать­тә бер-бер арт­лы күр­сә­те­лә­чәк.


Ләй­лә Мир­за­һи­то­ва

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр