Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балага үз эшчәнлеген үзенә көйләргә рөхсәт итәргә кирәк

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Зинченко ата-аналарга баланы мәктәп тормышына мораль яктан әзерләү хакында сөйләде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Юрий Зинченко искәрткәнчә, ата-аналарга балага үз эшчәнлеген үзләре координацияләргә өйрәнергә рөхсәт итәргә кирәк. «Ата-аналар тарафыннан баланы түбәндәгеләргә әзерләү бик тә мөһим: бер яктан, ул инде хәзер зур үсте, мәктәпкә укырга бара, икенчедән, уку эшчәнлеге – ул уен түгел, ә белем алу һәм кагыйдәләрне үтәү аша үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге», - диде ул.

Аның сүзләренчә,  җитди сәбәпләр булмаганда баланы ачуланырга кирәкми.

Башлангыч мәктәптә уку процессы иң мөһим компетенция санала, бала укучы булырга өйрәнә. «Шуңа күрә беренче елны процессның үзенә, баланың тырышлыгына, биремнәрне күпме вакытта үтәвенә (һ.б.) игътибар итәргә кирәк», - диде психолог.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191416/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев