Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Алинә Заһитова – ел спортчысы!

Пхенчханда узган Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова Россия Федерациясе спорт министры тарафыннан 2018 елның иң яхшы спортчысы дип билгеләнде.

 Министрлыкның рәсми сайтында оештырылган тавыш бирүдә ул гимнастка Ангелина Мельникова белән фехтовальщица Инна Дериглазованы узып киткән.

Шулай ук  Светлана Журова, Елена Вяльбе, Федор Емельяненко, Алина Кабаева, Александр Карелин, Станислав Поздняков һәм башкалар  кергән Бәйгенең белгечләр составы да Алинәне беренче урынга  лаек, дип тапкан. 
Алинә Заһитова быел фигуралы шуу буенча Россия һәм Европа чемпионы булды. Соңыннан Олимпия уеннарында “алтын” медаль яулады.

Хәзер Алинә бу атнада Канаданың Ванкувер шәһәрендә узачак Гран-при ярышларының финалына әзерләнә.Шуңа  күрә ул бүләкләү тантанасына килә алмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев