Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Үз телем кирәкле булсын

«Белемемне югары уку йортында дәвам итәсем килә. Ә анда, кызганычка каршы, минем телемдә бер генә фән дә укытылмаячак.» 11нче сыйныф укучысы Айнур Әхмәдиев шуңа борчыла.

2021 нче ел -Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Һәр кеше үзенең телен хөрмәт итә. Миңа,Татарстанда туып үскән авыл егетенә, Туган татар телем бик тә якын. Иң беренче чиратта, мине туган телдә сөйләшергә әнием өйрәтте. Шул телдә ул безне (гаиләдә без өч малай) тәрбияли һәм үстерә, шул телдә нәрсәләр эшләргә ярый, ә нәрсәләр эшләргә ярамавын аңлата. Шунлыктан минем өчен туган телне ярату әнидән һәм ул биргән тәрбиядән башлана.

Әмма хәзерге заманда күп кенә татар кешесе туган теленең ни дәрәҗәдә кадерле булуын аңламый кебек. Бик еш кына кечкенә балаларның татарчага рус телен катыштырып яки бөтенләе белән рус телендә сөйләшүләрен ишетергә була. Шул ук чиратта бу баланың әтисе белән әнисе чиста татарлар. Үземнең туганнар арасында да мондыйлар бар. Бераз уйлансаң, моның ни сәбәпле шулай булуын ачыклавы бик җиңел. Вакытыңны һәм игътибарыңны бүлеп балаңны туган телдә тәрбияләп утырганчы, аңа телефонда кызыклы мультфильмнар ачып куюы күпкә җиңелрәк бит. Ә инде, белгәнебезчә, интернет челтәрендә күпчелек ресурслар рус телендә.

Быелгы ел Туган телләр елы булганга, бу юнәлештә күп кенә чаралар үткәрелә. Бу, һичшиксез,балаларның һәм яшүсмерләрнең татар теленә кызыксынуын арттырыр. Әмма бер ел белән генә, анда үткәрелгән чаралар белән, минемчә, әллә ни еракка китеп булмас. Моның өчен үзебезнең Татарстанда гына булса да, кайсы гына тармакны алсак та, үз телебезне кулланып, үзебезнең проблемаларны үз телебездә хәл итә алырлык булсак иде.

Мин быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйм. Белемемне югары уку йортында дәвам итәсем килә. Ә анда, кызганычка каршы, минем телемдә бер генә фән дә укытылмаячак. Моннан нинди нәтиҗә ясап буласын әйтмәсәм дә аңлыйсыз. Әле ярый мәктәптә күпчелек фәннәрне үз телемдә укый алдым. Шунысы өчен зур рәхмәт.

Әхмәдиев Айнур, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев