Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җәйнең күңелемдә калган бер көне

Үзенең истәлекле вакыйгалары белән тагын бер җәй үтеп китте.

Бу елның җәе миңа аеруча да тиз узган кебек тоелды. Җиләк-җимеш, гөмбәләр, алмалар да бик күп булды, кырларда иген мулдан өлгерде.

Менә инде берничә ел мин лагерьга барам. Ә бу җәйдә мин беренче тапкыр “Сәләт” лагеренда булып кайттым. “Сәләт”- бүгенге көндә танылган лагерь. Анда мин үземә яңа дуслар таптым, шулай ук “Википедия” сайтының күп кенә серләренә төшендем. Ләкин иң истә калган көн - ул Республика президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улы килгән көн. Телевизордагы җитди президенты чынбарлыкта лагерьда күрермен дип, һичкайчан уйламаган идем әле. Ул үзенең төпле фикере, матур теләкләре белән истә калды.

Барыбыз да җәй көне табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Без дә дусларым белән һәр елдагыча табигатькә чыгабыз. Бар дөнья хәлләрен онытып, саф һавада ял итүләре нинди рәхәт. Вакытыбызны кызыклы уеннар, су буенда балык тотулар белән үткәрәбез.

Җәйнең кайбер көннәре салкын булса да, минем күңелдә алар җылы бер хатирә булып калырлар.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Динмөхәммәтова Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев