Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яз килә илгә

Кояш күзне чагылдыра, саф, рәхәт сулар һава...

Яз килә

Яз килүен хәбәр итеп

Сөңгеләр сузылганнар.

Шатлыктан, туган ягында

Каргалар тузыналар...

Кояш күзне чагылдыра,

Саф, рәхәт сулар һава.

Кичләрен катырган булса,

Көн тугач, тамчы тама...

Агачлар да мамык шәлен,

Кызып, салып ташлаган.

Тирән кар дәрьялары да

Эреп ага башлаган...

Наил Габдрәфыйков, Бөгелмә районы, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат,10 нчы сыйныф.


Рәхмәт сиңа!

 

Бик яратам мин,

Туган ягымны.

Халкы да аның,

Шундый ягымлы.

 

Яз җиткәч кошлар,

Кайта сагынып.

Туган якларга,

Канат кагынып.

 

Яшел болыннар,

Кара урманнар.

Авылым артында,

Зур юл алганнар.

 

Җәйләрен җиләк,

Кызарып пешә.

Тизрәк җыймасаң,

Өзелеп төшә.

 

Көзге муллыкны,

Көтеп алабыз.

Зур рәхмәт Сиңа,

Табигать-Анабыз!!!

Зәлия Галиәхмәтова, Балтач районы, Кенәбаш башлангыч мәктәбе, 2нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев