Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яусын карлар!

Иртән торып тәрәзәгә Күз салгач исем китте: Барча дөнья ап-ак булган, Ниһаять, кыш та җитте.

Иртән торып тәрәзәгә

Күз салгач исем китте:

Барча дөнья ап-ак булган,

Ниһаять, кыш та җитте.

 

Гүя җир өстенә бүген

Ап-ак җәймә капланган.

Агачлар да, сихриләнеп,

Ак шәлләрен ябынган.

 

Җем-җем итә барча дөнья,

Күзләрне чагылдыра.

Тышка чыксаң кышкы салкын

Иңнәрне салындыра.

 

Яусын, әйдә, рәхәтләнеп,

Дөньяның бар карлары.

Иген үсәр дуга буе,

Дулкынланыр кырлары.

Эльвина Гәрәева, 6нчы сыйныф, Кама Аланы эшчеләр бистәсе, Түбән Кама районы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев